Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Мондый катлаулы заманда “КАМАЗ”ның автокомпонентларны җирле җитештерүчеләр белән максатчан эш алып баруы шатландыра”

17.01.2009

Безнең зур сәнәгый компанияләребез компонентлы производствоны үзләренең җыю конвейерларына якынрак булган республика районнарында ача башласыннар иде. Бу турыда бүген Актаныш муниципаль районына эшлекле сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Уңай мисал буларак, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы бүген “КАМАЗ” автомобиле кронштейннарын һәм арткы подвескасы тарттыргычларын җитештерү буенча “Актаныш агрегат заводы” ЯАҖ базасында ачылган яңа цехны китерде.
Яңа производствоны тантаналы рәвештә ачуда “КАМАЗ” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Юрий Клочков катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, журналистларның сорауларына җавап биреп, бүген Актаныш агрегат заводында производство өчен кирәкле бөтен нәрсәнең – инфраструктура, җиһаз, профессиональ кадрларның – булуын ассызыклап үтте.
“Актаныш үрнәген республиканың башка районнарына да таратырга кирәк, - диде ул. – Бүгенге көндә без авыл районнарында автомобиль, авиация сәнәгате, башка машиналар төзү предприятиеләре өчен теләсә нинди компактлы автокомпонентлар производствосын оештыра алабыз”.
Татарстан Премьер-министры фикеренчә, икътисади кризис шартларында иң мөһиме – инде булган производствоны саклап калу. Яңа продукция чыгару цехын төзү тагын бер мөһим мәсьәләне чишә: халыкны эш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
“Бүгенге көндә икътисади хәлнең начар булуы барыбызга да аңлашыла, һәм бу аеруча безнең автомобиль компанияләребезгә кагылып үтте, - диде Рөстәм Миңнеханов. – “КАМАЗ” ААҖ дә искәрмә булып тормый. Шуңа карамастан, кризис бетәчәк, ә авыр йөк автомобильләренә ихтыяҗ сакланып калачак. Бүген җитештерүчеләрнең производствоны яңарту, аны оптимальләштерү өчен вакытлары җитәрлек. Мондый заманда “КАМАЗ”ның автокомпонентларны җирле җитештерүчеләр белән максатчан эш алып баруы шатландыра”.

Белешмә өчен:

“Актаныш агрегат заводы” ЯАҖ 2006 елның мартында Актаныш авылындагы бөлгенлеккә төшкән “Сельхозтехника” предприятиесе мәйданнарында “КАМАЗ” ААҖ өчен коеп ясалган тормоз колодкасын җитештерү буенча инвестицион проектны тормышка ашыру максатында оештырыла. Бүгенге көндә коеп ясалган тормоз колодкасын җитештерү проекты тормышка ашырылды, җитештерү егәрлеге 162 % ка җитте.
Шуңа өстәмә буларак, әлеге предприятиедә, “КАМАЗ” ААҖ нең җыю конвейерына җибәрү өчен, “КАМАЗ” автомобиленең балансир күчәре кронштейны һәм арткы подвескасы тарттыргычлары производствосын оештыру башланып китте.
Бу проектны тормышка ашыру 2008 елның апрелендә башланды. 2009 елның февралендә проект көченә керер дип планлаштырыла.
Финанслау чыганагы: предприятиенең үз акчасы һәм “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган дәүләт оешмасыннан алып торган акча.


Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте