Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Актаныш муниципаль районында йөргәндә, берничә чара үткәрде
17.01.2009
Бүген, 17 нче гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Актаныш муниципаль районына китте.
Татарстан Хөкүмәте башлыгын Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов озатып йөри.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Такталачык коррекцион мәктәп-интернатының яңа бинасын ачуда катнашты. Хәзерге вакытта мәктәптә 50 бала белем ала. Яңа бина 60 кешегә исәпләнгән. Анда йокы бүлмәләре; агач эшкәртү, тегү, эретеп ябыштыру, авыл хуҗалыгы эшләре буенча уку мастерскойлары һәм ашханә бар. Проектның смета бәясе – 49,5 млн. сум (агымдагы бәяләрдә). Төзелеш 2007 елның җәендә башланган була.
Ачылу тантанасында мәктәпкә ике телевизор бүләк иттеләр – республика Хөкүмәтеннән һәм “ТАИФ” компанияләр төркеменнән.
Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм аны озатып йөрүче кешеләр “Актаныш агрегат заводы” ЯАҖ нең кронштейннар һәм “КАМАЗ” автомобиленең арткы подвескасы тарттыргычларын җитештерү буенча яңа цехын ачуда катнаштылар.
Шуны искәртик: “Актаныш агрегат заводы” ЯАҖ 2006 елның мартында бөлгенлеккә төшкән “Сельхозтехника” предприятиесе (Актаныш авылы) мәйданнарында оештырыла. Яңа цех “КАМАЗ” ААҖ нең җыю конвейерын тулы комплектлы җиһазлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Производство предприятиенең үз акчасына һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан алып торган акчага оештырылган. 2009 елның февралендә проект көченә керер дип планлаштырыла.
Цехны ачуда шулай ук “КАМАЗ” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Юрий Клочков катнашты.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Актаныш авылының 300 еллыгына һәм Актаныш районы оешуның 80 еллыгына багышланган чараларны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде. Тантаналы чаралар 2010 ел ахырына планлаштырыла. Бу вакытка кадәр инде башланган кайбер объектларны төгәлләү күздә тотыла. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов районда башка бернинди объект та төзелмәячәген әйтеп китте. Оештыру комитетында докладлар белән район башлыгы Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры производство алдынгыларының район слетында чыгыш ясады. Анда ул 2008 елда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте