Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Марина Фәйрушина: “Халык өчен электр белән тәэмин итү хезмәтләреннән файдалану нормативлары үзгәртелде”
15.01.2009
Татарстан Республикасында халык өчен электр белән тәэмин итү хезмәтләреннән файдалану нормативларына үзгәрешләр кертелде. 2009 елның 14 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үзгәрешләр кертү турындагы тиешле карарга кул куелды.
Әйтик, күпфатирлы йортларда торак йорт эчендә электр энергиясен куллану нормативына электр энергиясеннән гомумән йорт ихтыяҗларында (подъездлар, подваллар, домофоннар һ.б.) файдалану нормативы да кергән.
Электр энергиясен куллану нормативларын үзгәртүгә аңлатма биреп, Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Марина Фәйрушина моның, барыннан да элек, халык өчен аеруча кискен булган гомумән йорт ихтыяҗларында кулланылган электр энергиясе чыгымнарын бүлү проблемасын йомшарту өчен эшләнүен әйтте.
“Бу проблема барлыкка килүгә инде елдан артык, - диде Марина Фәйрушина. – Без үзләрендә электр энергиясен исәпкә алу приборларын урнаштырган гражданнардан бик күп шикаять алабыз. Алар мондый приборларны урнаштырмаган кешеләр өчен түлиләр булып чыга”.
Шуны да искәртик: элек электр энергиясен куллану нормативы ике нәрсәдән чыгып билгеләнә иде. Беренче күрсәткеч – торак йорт эчендә электр энергиясен куллану нормативлары. Алар исәпләү методы белән билгеләнә. Икенче күрсәткеч – электр энергиясен күпфатирлы йортның гомуми милке булган электр җиһазлары эше өчен куллану. Алар бер кешегә аена 7 кВт/сәгать күләмендә билгеләнгән.
Аннары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 664 нче номерлы карары нигезендә, 2007 елның 1 нче декабрендә икенче кисәк юкка чыгарылган була (әлеге күрсәткечнең коммуналь хезмәтләрне исәпләүнең мөстәкыйль нормативы буларак нигезсез булуы аркасында). Шул ук вакытта торак йорт эчендә электр энергиясен куллану нормативы үзгәртелми кала.
Шулай итеп, 2007 елның 1 нче декабреннән электр энергиясе чыгымнарын норматив буенча түләүче күпфатирлы йорт хуҗалары гомумән йорт ихтыяҗларында кулланыла торган электр энергиясе чыгымнарын түләми башладылар.
Торак йортка җибәрелгән электр энергиясе һәм фатирлардагы электр энергиясен исәпкә алу приборлары һәм нормативлар буенча әлеге йортта яшәүчеләр кулланган электр энергиясе арасындагы аерма электр энергиясен индивидуаль (һәр фатирга аерым) исәпләү приборларын урнаштырган гражданнар арасында бүленгән.
“Татарстан җитәкчелеге, тиешле үзгәрешләр кертүне сорап, федераль Хөкүмәткә берничә тапкыр мөрәҗәгать итте, ләкин әлегә бернинди карар да кабул ителмәде, - диде Марина Фәйрушина. – Инде электр энергиясен исәпкә алу приборларына ия булган гражданнар мәнфәгатьләрен яклау һәм электр энергиясен индивидуаль исәпләү приборларын урнаштыруны алга таба да дәвам итүгә стимул бирү өчен, Татарстан Хөкүмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының электр энергиясен исәпкә алу приборлары булмаган гражданнарны электр энергиясе белән тәэмин итү нормативларын билгели торган карарына (2006 ел, 14 нче ноябрь, 543 нче номерлы карар) үзгәрешләр кертте”.
Нормативларга үзгәрешләр элек гамәлдә булган нормативларга күпфатирлы йортның гомуми милке булган җиһазга киткән электр чыгымнары күләмен кушу нигезендә кертелгән. Бу бер кешегә аена 7 кВт/сәгать туры килә.
Мәсәлән, әгәр элек бер фатирлы йорт өчен (гаилә составы – 1 кеше) электр энергиясен куллану нормативы (кВт/сәгать) аена 109 кВт/сәгать тәшкил иткән булса, хәзер – 116 кВт/сәгать.
Шулай итеп, электр энергиясен индивидуаль исәпкә алу приборларын урнаштырган һәм әлегә аларны куймаган кешеләр арасында кулланылган электр энергиясе өчен түләүдәге аерма бетереләчәк.
Марина Фәйрушина сүзләренә караганда, республика буенча гомумән алганда, мондый приборларны урнаштыручылар күбрәк. Яңа нормативларны кабул итү электр энергиясен исәпкә алу приборлары булган гражданнарга гомумән йорт ихтыяҗларына китә торган электр энергиясе чыгымнарын түләү күләмен киметәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте