Равил Моратов кризис шартларында “Мастер” КИПының табышлылыгы кимү процессын штаттагы хәл буларак бәяләде
15.01.2009Атна дәвамында Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты, “Мастер” Кама индустриаль паркының идарә компаниясе, Яр Чаллы администрациясе “Мастер” КИПы мәйданында икътисади хәлне тотрыклыландыру өчен, алдан кайбер чаралар күрергә тиеш.
Бу турыда кичә, 14 нче гыйнварда, “Мастер” КИПының җитештерү мәйданнарын карап чыгуга ук, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов әйтте.
Шуны да искәртик: бу технопарк проблемалары турында Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетының
йомгаклау коллегиясендә “Мастер” КИПының генераль директоры Максим Стеблов сөйләгән иде.
“Мастер” КИПы элекке “Ремдизель” заводы – “КАМАЗ” ААҖнең бүлендек предприятиесе мәйданнары базасында урнашкан. Бу технопарк 2004 елның 29 нчы июлендә төзелгән. Аның акционерлары – “Идея” инновацион технопаркы аша күрсәтелгән Татарстан Республикасы һәм “Ремдизель” ЯАҖ аша күрсәтелгән “КАМАЗ” ААҖ. Устав капиталы – 480 млн. сум.
“Мастер” КИПы кече, урта һәм зур бизнес вәкилләре өчен тоташтыручы буын булып тора.
Мондагы хәл белән җентекләп танышканнан соң, Равил Моратов, гомумән алганда, “Мастер” КИПы мәйданнарындагы хәлнең ышанычлы булуын әйтте. Ул бу технопарк эшчәнлегеннән керә торган табышлылыкның кимүен икътисади кризис шартларында табигый хәл дип атады. “КАМАЗ” ААҖннән алына торган заказлар күләме кимегәннән соң, автогигантны конвейерлы җитештерүгә юнәлдерелгән кече бизнес субъектлары җитештерүне киметтеләр, - диде ул. – Бу табигый хәл, чөнки технопарк күбесенчә машина төзелеше тармагына юнәлдерелгән. Ул шуның өчен төзелде дә”.
Равил Моратов сүзләренә караганда, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин белән, очрашып, 2009 елга кече эшмәкәрлек субъектлары өчен таныту кампаниясе турында фикер алышу буенча килешүгә ирешелгән инде.
“Без шулай ук “КАМАЗ” ААҖнең кече эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан китерелгән продукция өчен түләү шартлары һәм сроклары турында да сөйләшергә уйлап торабыз, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. Бүгенге көндә “КАМАЗ” ААҖнең түләүләр буенча бурычы бар, һәм хәзерге шартларда үз вакытында түләү эшмәкәрлеккә яхшы ярдәм булачак”.
Равил Моратов производствоны “Мастер” КИПы мәйданчыгында урнаштыру бирәчәк кайбер конкурентлы өстенлекләрне билгеләде. Бу, барыннан да элек, арендага бирелә торган мәйданнарның һәм өстәмә хезмәтләрнең бер өлешеннән аларны тоту белән бәйле чыгымнарны киметү максатыннан баш тарту мөмкинлеге.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры шулай ук “Мастер” КИПы резидентларына 4 айга 50 % күләмендәге аренда өчен түләүнең срогын кичектереп тору (киләчәктә түләп бетерү шарты белән) мөмкинлеге бирелүен билгеләп үтте.
Технопарк территориясендә производстволарын ачып җибәргән резидент компанияләрнең кайберләренә дәүләт заказларын үтәүдә катнашу тәкъдим ителәчәк (залог фонды күләме турында фикер алышулар бара).
“Хәтта хәзерге икътисади шартларда да кайбер компанияләр производстволарын киңәйтергә әзер, - дип билгеләп үтте Равил Моратов. – Алар өчен лизинг мәсьәләсен хәл итәргә кирәк”. Аның сүзләренә караганда, финанс хәленең тотрыклылыгы шартларында кече компанияләрнең 20 % ка якыны бөлгенлеккә төшә, һәм бу табигый процесс, моннан фаҗига ясарга кирәк түгел”.
“Кече бизнес һәрвакыт конкурентлык сәләтен арттырырга омтыла, - диде Моратов әфәнде. – Бүгенге көндә базар тарая, шуңа күрә конкурентлык сәләте тагын да зуррак булырга тиеш. Хәзер без “Мастер” КИПы мәйданнарында бизнесны диверсификацияләү турында сүз алып барабыз – анда нефть химиясе өлкәсенә караган кайбер проектларны тормышка ашыру, авиа- һәм вертолёт төзелеше өчен тулы комплектлы җиһазлар җитештерүне җайга салу күздә тотыла. Бу турыда сөйләшүләр алып барыла”.
Равил Моратов шулай ук автомобиль төзелеше өчен жгут һәм электр үткәргечләре чыгара торган компаниянең (Leoni немец компаниясе белән уртак предприятие) “Мастер” КИПы мәйданнарында производствосын урнаштырырга теләк белдерүен хәбәр итте. 400 яңа эш урыны булдыру күздә тотыла.
“Мин теләсә кайсы оппонент белән техно- һәм индустриаль парклар төзүнең бизнеска кирәкле нәрсә булуы (бигрәк тә финанс кризисы шартларында) турында дискуссия алып барырга әзер, - диде Равил Моратов. – Чөнки мондый мәйданчыкларның резидентлары үз продукциясен җитештерүгә киткән чыгымнарны киметү буенча кайбер конкурентлы өстенлекләргә ия”.
Равил Моратов якын арада “Мастер” КИПы территориясендә яңа логистик терминал ачу, тимер юл челтәрен үткәрү, таможня терминалын ачу һ.б. планлаштырылуын искәртте.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры фикеренчә, “Мастер” КИПы мәйданчыкларында килеп чыккан проблемалар технопарк администрациясенең кайбер нәрсәләрне ахыргача эшләп бетермәве белән дә бәйле. “Көз көне мәйданнарны арендага алырга теләүчеләр чиратка баскан иде, - диде ул. – Бүген производстволарны урнаштыруга караган шартларны активрак тәкъдим итәргә, яңа потенциаль резидентлар эзләргә кирәк. “Мастер” КИПында хәзер бара торган хәлне штаттагы хәл дип атарга була”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте