Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең элемтә һәм массакүләм багланышлар министры Игорь Щеголев мәгълүмати технологияләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
15.01.2009Кичә, 14 нче гыйнварда, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мәскәүдә булды.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россиянең элемтә һәм массакүләм багланышлар министры Игорь Щеголев белән очрашты. Анда Татарстанда югары технологияләр өлкәсендәге парк (ИТ-парк һәм “Химград” технополисы) төзү проектларын тормышка ашыру, “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” комплекслы проекты кысаларында дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүгә күчү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
“Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт учреждениесенең генераль директоры Николай Никифоров Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм багланышлар министры өчен тәкъдир итү чарасын үткәрде. Әлеге чара барышында ул республикадагы мәгълүмати һәм аралашу технологияләре инфраструктурасы, электрон документлар әйләнеше системасы, Татарстан Республикасының рәсми порталы һәм дәүләт хезмәте күрсәтүнең специальләштерелгән интернет-порталлары эше турында сөйләде.
Очрашуда Интернет челтәре, колл-үзәкләр һәм инфоматлар ярдәмендә электрон рәвештә өстенлекле дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүгә күчү буенча Татарстан Республикасының тәкъдимнәре турында фикер алыштылар.
Николай Никифоров шулай ук Татарстанның ГЛОНАСС иярченле навигация системасы ярдәмендә транспорт мониторингының бердәм системасын, 112 нче бердәм коткару хезмәте кысаларында М7 федераль автотрассасындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кешеләрне коткару эшен җайлаштыру буенча “пилот” проектын булдыру һәм Казанда 2013 ел Универсиадасын әзерләү һәм үткәрү өчен мәгълүмати технологияләрне куллануга караган тәкъдимнәрен җиткерде.
Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев хәбәр иткәнчә, кичә Мәскәүдә шулай ук Татарстанда югары технологияләр паркын төзү программасын киләчәктә бергәләп тормышка ашыру мәсьәләсе турында да фикер алышканнар.
Шуны да искәртик: югары технологияләр өлкәсендәге парк проектын тормышка ашыру ике мәйданчыкта – “Химград” технополисында (Казан, “Тасма” ААҖ территориясе) һәм ИТ-паркта (Казан, Петербург урамы) бара. Мәгълүмати технологияләр агентлыгы (Россия мәгълүмати технологияләре) бу проектта федераль партнер булып тора.
Тимур Шаһивәлиев Татарстан Республикасының инновацион инфраструктурасына гомуми рәвештә тәкъдир итү үткәрде. “Химград” технополисы турында аның җитәкчесе Альберт Кәримов мәгълүмат бирде, ИТ-парк мәйданчыгы мөмкинлекләрен тәкъдир итү турында ИТ-парк генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Җәләлетдинов сөйләде.
Тимур Шаһивәлиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә проектның ике мәйданчыгы буенча кулланылачак акча күләме 1,5 млрд. сум тәшкил итә, тагын 4,5 млрд. сумны куллануга проект-смета документлары һәм экспертиза әзерләнгән.
Проектны тормышка ашыру өчен, 800 млн. сум күләмендә федераль акча алынган. 2009 ел башында республика тагын якынча 600 млн. алырга планлаштыра.
Кичәге очрашуда Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм багланышлар министры Татарстан Республикасының югары технологияләр паркын төзү проектын тормышка ашыруда федерация субъектлары арасында лидер булып торуын әйтте.
Татарстанда ИТ-парк мәйданчыгын 2009 елның августында ачу планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев шулай ук инде гыйнвар аенда ук Россия Федерациясе Элемтә һәм һәм массакүләм багланышлар министрлыгының эшлекле төркеме проектны федераль финанслау күләмен арттыру мөмкинлеге турында фикер алышу өчен Татарстанга киләчәген хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте