Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Без кризисны минималь югалтулар белән үткәреп җибәрергә тиешбез”

13.01.2009

Узган ел Татарстанның хөкем приставлары хезмәте өчен бер үк вакытта авыр да, уңышлы да булды. Федераль закон нигезендә хөкем приставларының вәкаләтләре киңәйтелде. Шул ук вакытта Идарә хезмәткәрләренә план буенча күздә тотылган бөтен күрсәткечләргә ирешү насыйп булды.
Татарстан Республикасы буенча Хөкем приставлары федераль хезмәте Идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы бүген Казанда узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Хөкем приставлары федераль хезмәте Идарәсе башлыгы Хәмит Шәрипов түбәндәгеләрне хәбәр итте: бер хөкем приставы-башкаручыга туры килә торган эш күләме нормасы алты тапкыр артып һәм килә торган башкару документларының саны даими үсә барып та, узган ел тәмамланмаган башкарма производстволарның санын шактый киметергә насыйп булган.
Түләтелергә тиешле гомуми сумма 1,5 процентка (24,7 млрд. сумнан 24,4 млрд. сумга чаклы) кимегән, шул ук вакытта түләтелгән өлеше, 29,8 процентка артып, 5,5 миллиардтан да күбрәк сум тәшкил иткән. Башкарылган җыемны түләтү планы үтәлгән, 123 млн. 235 мең сум түләтелгән. Салым түләтү планы 150,7 процентка үтәлгән. Бу – Россиядә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Татарстанның хөкем приставлары хезмәте тарафыннан узган ел барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 2 млрд. 435 млн. сум күчерелгән, шуларның 2 млрд. сумнан артыгы – салымның вакытында түләнми калган өлеше. Махсус вәкаләтле органнар тарафыннан салынган штрафларны түләтү планы 135,5 процентка үтәлгән, 142 млн. сум түләтелгән.
Хезмәт хакы бирү буенча булган бурычларның 70,6 проценты түләтелгән. “Хөкем приставлары эшчәнлегендә бурычлы кешеләрне башкарма производство турындагы закон таләпләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту нәтиҗәле чара булып тора”, - дип ассызыклап үтте Хәмит Шәрипов.
Узган ел Идарәдә алданган акча салучы һәм инвестицияләүдә катнашучыларның исклары буенча акча түләтүгә караган 194,5 млн. сумлык 486 башкару документы карап чыгылган. Узган ел алимент түләтүгә караган якынча 31 мең башкарма производство тәмамланган. Бу үтәлештә булган күрсәтелгән категориядәге башкару документларының гомуми саныннан 61 процент тәшкил итә.
2008 ел дәвамында бурычлы кешеләр мөлкәтенә хөкем приставлары тарафыннан барлыгы 4720 арест салынган. Чагыштыру өчен: 2007 ел нәтиҗәләре буенча мөлкәткә 1864 арест салынган була. Табылган мөлкәт һәм бурычлы кешеләр акчасының гомуми суммасы 162 млн. сумнан 329 млн. сумга чаклы арткан. Табылган мөлкәт һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларга бурычлы кешеләр акчасының суммасы, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 114 млн. сумнан 133 млн. сумга чаклы арткан.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле кеше Рәшит Вәгыйзов фикеренчә, хөкем карарларын үтәмәү проблемасы законнарның камил булмавы белән аңлатыла. Шуның өстенә хөкем приставларының эш күләме хезмәт турындагы законнар җыелмасында билгеләнгән нормадан 6 тапкыр артык, бу шулай ук эш сыйфатына тәэсир итә.
Утырышка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов йомгак ясады. Хөкүмәт башлыгы республикада дөньякүләм финанс-икътисади кризис нәтиҗәләре инде сизелә башлавын хәбәр итте. “Татарстан зур сәнәгать, икътисадка ия булып тора һәм дөнья икътисадында булган тискәре күренешләр аңа да кагылып үтәргә мөмкин”, - диде ул. Татарстан Хөкүмәте гадиләрдән булмаган мондый шартларда хезмәт хакының үз вакытында түләнүен күзәтеп тора. “Иң авыр мәсьәлә - эш белән тәэмин итү. Президент йөкләмәсе буенча без эш урыннарының саклануын тәэмин итәргә тиешле программаны әзерлибез. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Хөкем приставлары федераль хезмәте Идарәсенең роле арта, - дип билгеләп үтте ул. – Узган ел бу хезмәт яхшы нәтиҗәләргә иреште. Гаилә елында сезнең алимент түләмәүчеләргә карата җитди карарлар кабул итүегез, бу вакытта ил чигеннән чыгуга чик кую кебек яңа тәэсир итү формаларын куллануыгыз сөендерде”.
“Без хокукый дәүләттә яшәргә телибез, ә моның өчен хакимият һәм хөкем идарәсе тарафыннан кабул ителә торган карарларның үтәлгән булуы кирәк. Хөкем карарларын үти торган баш орган – ул сезнең хезмәтегез”, - дип ассызыклап үтте киләсе елга бурычлар турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов.
Премьер фикеренчә, дөнья икътисадында бара торган тискәре процесслар акча түләмәүгә, бөлгенлеккә төшүгә китерәчәк; салымнар түләми һәм пенсия фондлары белән исәп-хисабын өзми торган структуралар табылачак. Кемдер бу тынычсыз шартларда кесәсен калынайтырга тырышачак. “Мондый хәлдә, законга таянып, тотрыклылыкны һәм эш урыннарын саклап калырга кирәк. Бөтен карарлар уйлап һәм төгәл кабул ителергә тиеш. Товар җитештерүчеләр закон нигезендә эш йөртергә тиеш”, - диде республика Хөкүмәте башлыгы.
“Безгә хезмәт коллективларын саклап калырга кирәк. Без кризисны минималь югалтулар белән үткәреп җибәрергә тиешбез. Кешеләрне эш белән тәэмин итү өчен, безгә иҗтимагый эш төрләрен табарга кирәк”, - дип тәмамлады үз сүзен Рөстәм Миңнеханов.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы