Илдар Халиков: “ҖҮФХИнең төп казанышы – киң күләмдә тәртипсезлекләр булмау”

14.01.2014

2013 елда Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә тоткыннарның качмавы, массакүләм тәртипсезлекләр һәм башка гадәттән тыш хәлләр булмау ТР буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәт идарәсенең (ҖҮФХИ) нәтиҗәле эшчәнлегенең төп күрсәткече булып тора. Бу фикерне бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР буенча ҖҮФХИнең коллегия эшендә хәбәр итте. Коллегия эшендә шулай ук ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов катнашты.

ТР буенча ҖҮФХИ башлыгы Дәүфит Хамадишин үзенең докладында хәбәр иткәнчә, 2013 елда җәзаларны үтәтү хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан төзәтү учреждениеләреннән тоткыннарның качуына һәм зур тәртипсезлекләр булуга юл куелмаган.

ТР Премьер-министры төзәтү учреждениеләрендә кәрәзле телефоннар куллануны чикләүгә игътибарны юнәлтте. “Куркынычсызлык советы федераль хезмәте идарәсе, Эчке эшләр министрлыгы һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенә бу өлкәдә бердәм регламент булдыру зарур. Бүген ул террорчылыктан саклану мәсьәләсе дә”, - диде ул.

ТР Премьер-министры үз чыгышында хөкем ителүчеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсен активлаштыруны күтәрде. Шул ук вакытта Илдар Халиков ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрен дә бу юнәлештә эшләргә чакырды.

Илдар Халиков ТР төзәтү учрежлениеләрендә шартлар яхшыруны билгеләп үтте һәм тармак җитәкчелеген бу юнәлештә эшләрне дәвам итәргә чакырды. “Көнкүреш шартларын һәм тоткыннарга медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсен яхшырту эшләрен дәвам итү зарур. Соңгы 10 елда күп эш башкарылды, әмма проблемалар да җитәрлек”, - дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте җитәкчесе.

Универсиада вакытында җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләренә җитди эш йөкләнде – бу аеруча куркыныч тоткыннарны республикадан читкә күчерү генә түгел, - ә шул чорда учреждениеләрдә аерым режимда эшләү. ТР Хөкүмәт җитәкчесе билгеләп узганча, бу авырлыкларга карамастан, Универсиада Татарстан төзәтү учреждениеләренең матди-техник базасын җитди ныгыту мөмкинлеге бирде.

Коллегия эше тәмамланганда Илдар Халиков ТР буенча ҖҮФХИ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.


ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов