Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Югары һөнәри әзерлекле төзүчеләрнең Татарстанда эш табу проблемасы булмаячак”
13.01.2009Федераль Хөкүмәт икътисадның реаль секторына, шул исәптән төзелеш өлкәсенә дә акча керүне тәэмин итү өчен, кирәкле чаралар күрергә тиеш. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының
йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы республикада кайбер зур объектлар – “Алабуга” махсус икътисади зонасы, Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы, “Аммоний” ААҖ проекты (Менделеевск) төзелешен, шулай ук күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасын тормышка ашыруны дәвам итү нияте барлыгын раслады. Рөстәм Миңнеханов 2009 елда планнан тыш булган бер генә объектны төзү дә башланмаячагын тагын бер кат искәртте.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге шартларда, халыкны эш белән тәэмин итү өчен, җирле төзелеш компанияләренә өстенлек бирергә кирәк. Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов төзелеш комплексында югары квалификацияле кадрлар җитмәвен тагын бер кат искәртте. “Бүгенге көндә күп кенә авыр объектлар гомумтөзелеш белгечлекләренә ия булуны гына түгел, югары квалификацияле кадрлар килүне таләп итә, - диде ул. – Эш белән тәэмин ителүчеләр санын арттырып кына объектта хезмәт җитештерүчәнлеген үстереп булмый. Төзелеш училищеларында республиканың төзелеш комплексы өчен белгечләр әзерләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк”.
Республиканың төзелеш тармагындагы тагын бер җитди проблема – объектларны проект-смета документлары белән тәэмин итү. “Проект-смета документларының булуы – безнең кимчелекләребезнең берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу мәсьәләдә без калышабыз”.
Төзелеш тармагында эш белән тәэмин ителү перспективаларына гомуми бәя биреп, Татарстан Премьер-министры: “Эшләр күләме бик зур, һәм югары һөнәри әзерлекле төзүчеләрнең Татарстанда эш табу проблемасы булмаячак”, - дип әйтте. Монда төп бурыч – башкарылган эшләр һәм кулланыла торган төзелеш материаллары өчен югары җаваплылык.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау кысаларында подрядчыларны билгеләү максатыннан үткәрелергә тиешле конкурслардан баш тарту турында карар кабул ителүен искәртте. Аның сүзләренә караганда, 2008 ел программасын үтәгәндә (2066 күпфатирлы йортка 4,2 млрд. сумлык ремонт ясалган), республика намуслы эшләми торган компанияләр һәм “артык” субподрядчылар проблемасы белән очрашты. 2009 елда шундый зур күләмдәге җитди эшне башкарып чыгу өчен (2009 елда капремонт кысаларында якынча 9,7 млрд. сум үзләштерергә уйлап торалар), капремонт ясау вакытында үз ресурсларына һәм җитәрлек сандагы кадрлар потенциалына ия булган төзелеш компанияләренә өстенлек бирү күздә тотыла.
Татарстан Премьер-министры төзүчеләргә төзелеш комплексы объектларында республика җитештерүчеләренең продукциясен (кирпеч, бетон, башка төзелеш материаллары) мөмкин кадәр күбрәк кулланырга тәкъдим итте.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, төзелеш өлкәсендә эшчәнлекләрен үзләре җайга салучы оешмалар булдыру корпоратив рух һәм төзүчеләрнең кулланучылар алдында коллектив җаваплылыгын барлыкка китерәчәк. “Төзелеш базарында кем калырга тиешлеген билгеләр чак җитте”, - диде ул.
Шуны да искәртик: федераль закон нигезендә, 2009 елның 1 нче гыйнварына кадәр төзелеш базарының эш алырга теләгән бөтен оешмасы эшчәнлекләрен үзләре җайга салучы структураларга берләшергә тиеш иде.
Быел Татарстан Республикасы Премьер-министры катнашында торак төзү һәм “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” дигән 185 нче номерлы федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча үткәрелә торган атналык киңәшмәләр уздыру практикасы дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте