Татарстан Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә 2009 елда тормышка ашырылулары дәвам итәчәк зур проектларның исемнәре әйтелде
13.01.20092009 елда Татарстан Республикасында якынча 2 млн. кв. метр торак төзү күздә тотыла. Шуларның якынча 800 мең кв. метрын (ягъни 40 % ын) социаль ипотека республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзелә торган торак тәшкил итәчәк. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының узган елга нәтиҗә ясау буенча үткәрелгән коллегиясендә ведомство башлыгы Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Йомгаклау коллегиясе республиканың барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, 2008 елда республика буенча 2,2 млн. кв. метр торак төзелгән, соципотека программасы буенча – 709 мең кв. метр. “Быел торак төзүнең мондый темпларын саклап калу авыр булачак, ләкин без шуңа омтылырга тиеш”, - диде Марат Хөснуллин.
Аның сүзләренә караганда, министрлыкта дөньякүләм финанс кризисы шартларында төзелеш өлкәсенә ярдәм итү чаралары комплексы эшләнгән. “2013 ел Универсиадасы өчен кирәк булган проектларны эшләү һәм объектлар төзү, технопарклар һәм “Химград” технополисы төзелешен дәвам итү, “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясен үзләштерү һәм “Аммоний” проектын тормышка ашыру – боларның барысы да республикада төзелеш өлкәсендәге эшләр күләмен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип саный Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Әйтик, 2009 елда күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау өчен кулланырга дип, якынча 9,7 млрд. сум бирү һәм аеруча тыгыз чорда якынча 25 мең кешене эшкә тарту күздә тотыла. Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү проектын (“ТАНЕКО” ААҖ) тормышка ашыру кысаларында төзелеш-монтаж эшләренә кулланырга дип, якынча 30 млрд. сум бирү планлаштырыла (объектта эшләүчеләр саны – якынча 15 мең кеше). 2009 елда “Алабуга” махсус икътисади зонасына кулланырга дип - 2,9 млрд. сум (эшләүчеләр саны – 500 кеше),
“Аммоний” ААҖ проектына (Менделеевскидагы аммиак, метанол, гранулалы карбамид һәм аммиак селитрасы җитештерү заводы) 0,6 млрд. сум бирү күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте