Татарстан Республикасының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Эльмира Маврина: “2008 елда республикада, соңгы 13 елга беренче тапкыр, балалар туу буенча рекорд куелды”
06.01.20092008 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында теркәлгән гражданлык хәле актларының гомуми саны 148734 кә җиткән, бу 2007 ел күрсәткеченнән 0,9 процентка югары. Бүген
Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бу турыда ведомство җитәкчесе Эльмира Маврина әйтте.
2008 елда республикада, соңгы 13 елга беренче тапкыр, балалар туу буенча рекорд куелган – туу турында 44926 акт теркәлгән; 2007 ел белән чагыштырганда, бу 3687 актка (8,9%) күбрәк.
Республика районнарында туучылар саны 5,8 процентка арткан. Шул ук вакытта, алдагы ел белән чагыштырганда, Тукай районында туучылар саны - 25,2 процентка, Минзәлә районында – 17,9 процентка, Әгерҗе районында – 17 процентка күбрәк булган.
2007 ел белән чагыштырганда, Казанда туучылар саны – 14,3 процентка, Яр Чаллыда – 10,2 процентка арткан.
Әйтик, Татарстан Республикасы буенча гомумән алганда, 2008 елда туган балалар турында мондый мәгълүмат бирергә мөмкин: беренче балалар – 54,5%, икенчеләр – 34,3%, өченчеләр – 8,6%, дүртенче һәм аннан соңгылар – 2,5%.
2008 елга үлем турында 49249 акт төзелгән, бу 2007 ел күрсәткеченнән 0,6 процентка артык. 2008 елда Казанда үлүчеләр саны – 0,6 процентка, Яр Чаллыда 1,8 процентка кимегән.
Республика районнарында үлүчеләр саны уртача 1,5 процентка арткан. Мәсәлән, 2007 ел белән чагыштырганда, Апас районында үлүчеләр саны – 27,4 процентка, Кайбыч районында – 17,9 процентка, Теләче районында – 17,6 процентка, Чирмешән районында – 17,3 процентка күбрәк булган.
Шул ук вакытта Минзәлә районында үлүчеләр саны – 9,7 процентка, Азнакай районында – 7,8 процентка, Норлат районында – 6,8 процентка кимегән.
Ни кызганыч, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарының күбесендә үлүчеләр саны туучыларныкына караганда күбрәк. 2008 ел нәтиҗәләре буенча, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Түбән Кама районнары һәм Яр Чаллы моннан чыгарма булып тора: анда туучылар саны үлүчеләрнекеннән күбрәк.
2008 елда аерылышу турында 15670 акт теркәлгән, бу 2007 ел күрсәткеченнән 1,6 процентка артык. 2007 елда аерылышу турында 15416 акт теркәлгән була.
29497 пар язылышкан. 2007 ел белән чагыштырганда, бу 3298 парга, ягъни 10,1 процентка кимрәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте