Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикадагы аерылышулар статистикасына җентекле анализ ясарга тәкъдим итте

06.01.2009

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында 2008 елда аерылышулар статистикасына җентеклерәк анализ ясарга тәкъдим итте.
“Гомумән алганда, гражданнарның яшәү дәрәҗәсе яхшыруга карамастан, 2008 ел нәтиҗәләре шуны күрсәтә: республикада аерылышулар саны арткан. Моның нигә шулай икәнлеген ачыкларга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул һәрбер аерылышу артында тулы булмаган гаиләләрдә яшәячәк балалар торуын, бу үзе үк аларның мәнфәгатьләрен чикләү булып саналуын әйтте.
Шуны да искәртик: 2008 елда аерылышу турында 15670, ягъни алдагы елдан 1,6% ка күбрәк акт теркәлгән (чагыштыру өчен: 2007 елда аерылышу турында 15416 акт теркәлгән булган).
Шул ук вакытта Татарстан Республикасында 2008 елда язылышучылар саны кимегән: 29497 кешегә калган; 2007 ел белән чагыштырганда, бу 3298 гә (10,1% ка) азрак.
Гомумән алганда, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең узган елдагы эше уңай бәяләнде. Рөстәм Миңнеханов Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләрен укытуны оештырырга, урыннарда һөнәри осталыкны арттырырга тәкъдим итте.
Ул Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең мәгълүматлаштыру һәм автоматлашкан мәгълүмат системасын кертү өлкәсендәге эшенә югары бәя бирде.
“Бердәм мәгълүмат базасын кертүгә үк, сезнең эшегезнең нәтиҗәлелеге артачак һәм аны контрольдә тоту җайлы булачак. Мәгълүматлаштыру сезгә үз эшчәнлегегезне үзгәртергә ярдәм итәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең коллегия утырышында “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт учреждениесе генераль директоры Николай Никифоров хәбәр иткәнчә, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең автоматлашкан мәгълүмат системасы гражданлык хәле актларын читтән контрольдә тотуны тәэмин итә. Бүгенге көндә 31 муниципаль районда әлеге система кертелгән, 179 автоматлашкан эш урыны булдырылган. Февральдә калган муниципаль районнарда да автоматлашкан мәгълүмат системасын кертеп бетерү һәм бу системаны муниципаль берәмлекләрдә кертә башлау күздә тотыла (бүгенге көндә республикада 957 җирле үзидарә органы – 45 муниципаль район һәм шәһәр округлары башкарма комитеты, 911 авыл һәм шәһәр башкарма комитеты – гражданлык хәле актларын теркәү буенча дәүләт вәкаләтләрен үти).
Моннан тыш, Николай Никифоров Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең яңа автоматлашкан мәгълүмат системасы өстенлекләре һәм “Электрон Хөкүмәт” проекты кысаларында гражданнар өчен кертеләчәк өстәмә сервислар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе эшчәнлеге турындагы җентекле хисап белән Эльмира Маврина чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте