Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты
06.01.20092009 елда гражданнарга
социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләрендә эш узган елдагыга караганда күбрәк булачак, шуңа күрә анда югары квалификацияле белгечләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Татарстанның хөкүмәт башлыгы 2008 елда гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләренең унбише якынча 3 мең кешене кабул итүен әйтте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гражданнарның хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләре 2009 елда берничә мәртәбә артырга мөмкин – болар, иң беренче чиратта, мәшгульлек, социаль яклау мәсьәләләре һ.б.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының узган елдагы эшен Татарстан Премьер-министры уңай бәяләде һәм закон чыгару эшчәнлегенең сыйфаты артуны билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, монда хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты эшенең дә роле зур.
Ул коллегиядә катнашучыларның игътибарын барлык документлар һәм закон проектларына (республика, муниципалитет һәм федерациянекенә) мәҗбүри хокукый экспертиза үткәрергә кирәклегенә юнәлтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры муниципаль берәмлекләрдә хокук дәрәҗәсен арттыруга аеруча зур игътибар бирергә кирәк дип саный. Ул бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр союзының үзара тыгыз элемтәдә торып эшләве җайга салынганлыгын искәртте. Татарстан Республикасында муниципаль берәмлек чикләрен тасвирлау һәм раслау эше дә өстенлекле мәсьәлә булып тора.
“Татарстан Республикасының бердәм норматив хокук актлары банкын оештыру буенча да зур эш башкарасыбыз бар”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, электрон рәвештәге бердәм норматив хокук актлары банкын Интернет челтәре кулланучыларының барысы да карый алачак.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2008 елдагы эшчәнлеге һәм быелга бурычлары турындагы
җентекле доклад белән ведомство башлыгы Мидхәт Курманов чыгыш ясады.
Коллегиядә чыгыш ясаучылар арасында дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты рәисе Александр Федоров, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының урынбасары Азат Галиәхмәтов (“2017 елга кадәр Татарстан Республикасында автомобиль юллары челтәрен үстерү” программасының проекты, “Татарстан Республикасында автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында”, “Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” дигән закон проектлары турында), Татарстан Республикасы Югары суды рәисенең урынбасары Марат Хәйруллин да бар иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте