Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Римера” ЯАҖ генераль директоры Владимир Христенко “АЛНАС” ААҖдәге хәлне стабильләштерү чаралары комплексы турында фикер алыштылар
30.12.2008Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов “АЛНАС” ААҖ нең үсеш программасын карап тикшерү буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә “Римера” ЯАҖ генераль директоры Владимир Христенко, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәнәгать бүлеге башлыгы Александр Володкевич һәм башкалар катнашты.
“Римера” ЯАҖ генераль директоры Владимир Христенко “АЛНАС” ААҖндәге – “Римера” компаниясе составына керә торган предприятиедәге хәл турында сөйләп бирде.
Киңәшмә барышында яклар “АЛНАС” ААҖндәге хәлне стабильләштерү чаралары комплексы турында фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
“АЛНАС” ААҖ “Римера” компаниясе – Чиләбе торбалар ясау заводы төркеменең нефть сервисы дивизионы составына керә һәм Россия нефть чыгару машиналары төзелешенең лидерларыннан берсе булып тора.
Компаниянең төп продукциясе – нефть чыгару, пласт басымын саклау өчен билгеләнгән җир астына төшерелә торган комплектлы насос җайланмалары, төрле җир өсте җиһазлары, шул исәптән идарә итү системасына караган җиһазлар.
“АЛНАС” ААҖ нең продукциясе Россиянең алдынгы нефть компанияләренә - ТNК-ВР, “ЛУКОЙЛ”, “Роснефть”, “Сургутнефтегаз”, “Татнефть”, “Газпромнефть”, “Славнефть” һәм башкаларга, шулай ук Украина, Балтыйк буе, Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссия, Һиндстан, Оман, Гыйрак, Иран, Сирия һәм башка илләр компанияләренә җибәрелә.
“Римера” компаниясе нефть чыга торган урыннарны эзләү, скважиналарны бораулау, нефть промыселы җиһазлары сервисы буенча нефть сервисы хезмәтләрен күрсәтә.
Эшчәнлек географиясе – Россиянең зур нефть чыгару төбәкләре: Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Красноярск крае, Пермь крае, ХМАО, Ырынбур, Томск һәм Төмән өлкәләре.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте