2009 елда Татарстан кече һәм урта бизнеска булышлыгын дәвам итәргә ниятли

30.12.2008

Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнеска ярдәм йөзеннән беренчеләрдән булып федераль акча алган Россия төбәкләренең берсе. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, декабрь ахырында кече һәм урта бизнеска кредит бирү өчен 100 млн. сум күләмендәге максатчан федераль акча “Ак Барс” банкына кергән инде.
Тимур Шаһивәлиев Россия Хөкүмәтенең кече һәм урта бизнеска таяну турында карар кабул итүен, шуңа бәйле рәвештә эшмәкәрлеккә “Россия үсеш банкы” ААҖ – “Внешэкономбанк”ның бүлендек структурасы аша ярдәм күләме 2009 елда 30 млрд. сумга кадәр артачагын искәртте.
“Гомумән алганда, Татарстанга эшмәкәрлеккә вәкаләтле банклар (“Ак Барс”, “Спурт” һ.б. банклар) аша 1 млрд. 740 млн. сумлык ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән максатчан акча күчерүне расладылар”, - диде Тимур Шаһивәлиев.
Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, республика кече бизнеска кредит бирүне тәэмин итә алырлык якынча 5 млрд. сум бүлеп бирүгә гариза биргән.
Шаһивәлиев әфәнде Татарстан Хөкүмәтенең, килеп чыккан икътисади хәлгә карамастан, республикада эшмәкәрлекнең киләчәктә дә үсешенә һәртөрле ярдәм күрсәтергә ниятләвен раслады. Ул микрокредитлаштыру, эшмәкәрләр өчен грантлар, кредитлар буенча процент ставкаларына субсидияләр бирү, шулай ук гарантияле фонд оештыруны күздә тоткан 300 млн. сум күләмендәге республика программасы инде раслануын искәртте.
“Гомумән алганда, 2009 елда эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен төрле чыганаклардан күпме акча тотылачагы турында (финанслауга федераль бюджеттан бирелә торган ярдәмне исәпкә алып) киләсе елның I кварталы нәтиҗәләре буенча әйтергә мөмкин булачак”, - дип билгеләп үтте Тимур Шаһивәлиев.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте