2009 елда Татарстан Республикасында халык өчен газга бәяләр квартал саен арта барачак
30.12.2008
Татарстан Республикасында халыкны газ белән тәэмин итү бәяләренең үзгәрүе турында бүген республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен үткәрелгән традицион брифингта тарифлар буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе урынбасары Лилия Сибгатуллина сөйләде.
Брифинг видеоконференцэлемтә режимында - Татарстанның барлык муниципаль районнарына, on-line режимында Интернет челтәре кулланучыларына трансляцияләнеп күрсәтелде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында).
Әйтик, 2009 елда халык өчен газга бәяләр беренче тапкыр бер үк вакытта түгел, ә квартал саен арта барачак. Әгәр башта бәяләрне уртача 24,7 % ка арттыру планлаштырылган булса, хәзер алар, тулаем алганда, 17,7 % ка артачак.
2009 елның 1 нче гыйнварыннан халык өчен газга бәяләр 5,1 % ка артачак, 1 нче апрельдән – 7,8 % ка, 1 нче июльдән – 8,6 % ка һәм 1 нче октябрьдән – 8 % ка.
Шулай итеп, 2009 елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен газга бәяләр 1 кубометр өчен 2,04 сум тәшкил итәчәк, 1 нче апрельдән – 1 кубометр өчен 2,2 сум, 1 нче июльдән – 2,39 сум, 1 нче октябрьдән – 2,58 сум.
Шуны да искәртик: хәзер халык өчен газга бәя 1 кубометр өчен 1,94 сум тәшкил итә.
Лилия Сибгатуллина журналистларга башка газ кулланучылар өчен дә бәяләрнең үзгәрәчәген хәбәр итте. Алар өчен 2009 елның 1 нче гыйнварыннан газга күпләп сату бәяләре (өстәлгән кыйммәткә салымнан тыш) 1000 кубометр өчен 1314 сум тәшкил итәчәк, 1 нче апрельдән – 1406 сум, 1 нче июльдән – 1504 сум, 1 нче октябрьдән – 1597 сум.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, тарифлар буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе урынбасары халык өчен газга булган бәянең аны тәшкил итә торган ике нәрсәдән – күпләп сату бәясе һәм транспортлау чыгымнарыннан, башка кулланучылар өчен – аны тәшкил итә торган өч нәрсәдән (газны күпләп сату бәясе, транспортлау чыгымнары һәм тәэмин итү-сату хезмәтләреннән) килеп чыгуын әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте