Татарстан таможнясында – яңа җитәкче

30.12.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Идел буе таможня идарәсе башлыгы Вячеслав Голоскоков Татарстан таможнясы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Ул – таможня хезмәте подполковнигы Альберт Мавликов.
Альберт Мавликов 1968 елның 22 нче маенда Казан шәһәрендә туган. Кама политехника институтын тәмамлаган. Таможня органнарында – 1995 елдан башлап эшли. Хезмәтен Яр Чаллы таможнясының таможня рәсмиләштерү бүлеге (2001 елдан Яр Чаллы таможня постына үзгәртелде) инспекторы буларак башлап җибәрә. Монда ул гади инспектордан пост башлыгына кадәр булган бөтен баскычларны үтә. Өйләнгән, ике улы бар.
Яңа вазыйфага күчеп, Альберт Вазилович үз эшчәнлегенең төп өстенлекләрен билгеләде: нәтиҗәле таможня контроле булдыру, тышкы икътисад өлкәсендә таможня законнарын бозуларга каршы чыгу һәм дөрес итеп алып барылган кадрлар сәясәте.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы