Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Ел җитәкчесе – 2008” республика конкурсы лауреатларына дипломнар тапшырды
29.12.2008Бүген Татарстан Республикасында “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗә ясадылар. Чара Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) узды.
Җиңүчеләргә күкрәккә тага торган билгеләр һәм конкурс дипломнарын Татарстан Республикасы Премьер-министры – конкурс комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
“
Конкурс комиссиясе 2008 елда предприятиеләре Татарстанның социаль-икътисади үсешенә җитди өлеш керткән һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән җитәкчеләрне билгеләде, - диде ул. – Икътисадның төрле тармакларыннан булган барлыгы 130 номинант конкурста катнашырга теләк белдергән иде. Барысын да үз алларына максатлар куеп, аларга ирешә белү берләштерә, алар уңышка ачкыч таба беләләр. Мондый кадрлар – безнең байлыгыбыз”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, яңа икътисади шартларда производстволар алдында продукциянең конкурентлык сәләтен арттыру бурычы тора. Моннан тыш, тармаклап сатып алу тәҗрибәсен киңәйтергә, икътисади куркынычсызлыкны арттырырга, кече бизнес үсеше өчен шартлар тудырырга кирәк. Бүген, бервакытта да булмаганча, финанс, энергетика һәм иң мөһиме – кадрлар ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт булдырырга кирәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Боларның барысы да “Ел җитәкчесе” республика конкурсы нәтиҗәләрендә турыдан-туры чагылыш тапкан.
Әлеге чарага килүчеләр алдында чыгыш ясап, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүген, дөньякүләм финанс кризисы шартларында, республика предприятиеләре һәм производстволарыннан да кыйммәтлерәк нәрсә булмавын әйтте. “Сез – безнең төпкә җигелеп тарта торган атларыбыз, - диде ул, предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Производствода эшләүчеләрнең барысы да республиканың иминлеген һәм чәчәк атуын тәэмин итәләр”.
Татарстан Республикасы башлыгы сүзләренә караганда, узып бара торган елны без яхшы кәеф белән озатабыз. “Татарстан соңгы елларда кискен икътисади үсеш күрсәтте, җитди югарылыкка иреште, үзен дөнья базарында танытты. Бүген гади булмаган икътисади шартларда безгә үзебезнең нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтергә туры киләчәк”, - диде Минтимер Шәймиев.
“Бүген Россия Хөкүмәте хәлне йомшарту өчен барысын да эшли”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты һәм табышка салымның кимүе (4 % ка), амортизация премияләренең артуы (10 % тан 30 % ка кадәр) турында карар кабул ителүен искәртте.
“Без 2009 елда конструктив, позитив эшкә ният тотарга тиешбез”, - диде Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда җитештерелә торган продукциянең соралуына кризис дөньякүләм икътисади хәлнең шартларыннан тора, шул ук вакытта күпчелек нәрсәне дәүләт һәм оборона заказы аша эшләргә мөмкин булачак.
“Хәзерге шартларда без товарларыбызның конкурентлык сәләтен арттыру турында онытмаска тиешбез, - диде Татарстан Президенты. – Без югары сыйфатлы продукция чыгара алачакбыз”.
Минтимер Шәймиев шулай ук Татарстанда социаль программаларны тормышка ашыру дәвам итәчәген әйтте. Аерым алганда, социаль ипотека республика программасы дәвам иттереләчәк. “Без социаль ипотека буенча торак төзүне тулы күләмдә дәвам итәчәкбез, - диде ул. – 2009 елда тапшырылган торакның якынча 40 % ы социаль ипотекага туры киләчәк”.
“Конкурентлык сәләтен арттыру өчен” номинациясендә “Ел җитәкчесе – 2008” республика конкурсы лауреаты итеп “Казанкомпрессормаш” ААҖ генераль директоры Ибраһим Хисамиев танылды;
“Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен” – “КВАРТ” ЯАҖ (Казан) генераль директоры Мөслим Хәйретдинов;
“Актив инвестицион эшчәнлек өчен” – “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәрифуллин;
“Актив кадрлар сәясәте өчен” – “Казан Гипронииавиапром” ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров;
“Югары социаль җаваплылык өчен” – “Татнефть” ААҖ нең “Лениногорскнефть” нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Рафаил Нурмөхәммәтов;
“Эчке логистиканы үстерү өчен” – “Казан май комбинаты” ААҖ генераль директоры Дмитрий Харитонов;
“Конкурентлы нигездә корпоратив сатып алулар практикасын киңәйтү өчен” – “Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе” ААҖ генераль директоры Равил Зарипов;
“Нефть-газ-химия кластерына керткән өлеш өчен” – “Татнефтепром” ААҖ (Әлмәт) генераль директоры Ралиф Зарипов;
“Автомобиль төзелеше кластерына керткән өлеш өчен” – “КАМАЗ-Дизель” ААҖ (Яр Чаллы) генераль директоры Евгений Федулов;
“Энергетика кластерына керткән өлеш өчен” – “Генерирующая компания” ААҖ филиалы Зәй дәүләт район электр станциясе (Зәй) директоры Руслан Гыйззәтуллин;
“Экологик куркынычсызлыкны арттыру өчен” – “Зәй шикәре” ААҖ генераль директоры Җәлил Хәсәнов;
“Кече бизнесны үстерүгә керткән өлеш өчен” – “Данафлекс” ЯАҖ (Казан) генераль директоры Айрат Бәширов;
“Татарстан Республикасының дәүләт заказын үтәүдә актив катнашу өчен” – “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте