Рөстәм Миңнеханов Мисырның Россиядәге Илчесе белән очрашты

24.09.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Хәмди Шагбан белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Мисыр - Россиянең Якын Көнчыгышта һәм Африка континентында төп партнерларының берсе. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Мисыр багланышларын үстерүгә актив җәлеп ителгән һәм ислам дөньясы партнерлары белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирә. Татарстан-Мисыр товар әйләнеше күләме моңа ачык дәлил булып тора: 2020 елдан ул 8,5 тапкырга арткан һәм узган ел 230 млн долларга җиткән.

Республика Рәисе быел апрель аенда Каһирәгә визитын искә төшерде. Ул ассызыклаганча, Мисырда икътисадка һәм инфраструктурага кагылышлы саллы үзгәртеп корулар бара. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Яңа Каһирә төзелеше проектын югары бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкләгән «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшенә аерым тукталды. Татарстан Рәисе Мисыр җитәкчелегенә төркем эшенә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Хәмди Шагбан Рөстәм Миңнехановка Мисыр Президенты Габделл Фәттах Әс Сиси исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде, шулай ук Татарстанның Россия-Мисыр мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.