Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов V Казан халыкара юридик форумының пленар утырышында катнашты. Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәйданчыгында узды.
Казан халыкара юридик форумы - Россиянең һәм кайбер чит илләрнең профессиональ юридик бергәлеген берләштерүче еллык мәйданчык. Ике көн дәвамында (24-25 сентябрьдә) форум кырларында хокук өлкәсендәге төп чакыруларга һәм үзгәрешләргә багышланган сессияләр узачак.
Пленар утырышның темасы - "ESG-трансформацияне хокукый тәэмин итү: глобаль максатлардан алып милли өстенлекләргә".
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 5 ел эчендә Казан юридик форумы профессиональ юридик бергәлек, гавами хакимият органнары, фән һәм бизнес хокукның әһәмиятле мәсьәләләре турында фикер алыша алу мөмкинлеге булган нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, пленар утырыш темасы бик актуаль.
"Без экологик һәм социаль җаваплылыкның корпоратив стратегиянең аерылгысыз өлешенә әверелүен күзәтәбез. Татарстанда күп кенә эре компанияләр үз эшчәнлекләрендә шундый сәясәт алып баралар. Тотрыклы үсеш принциплары конкрет бизнес-хәл ителешләрдә чагылыш таба, тагын да ныграк гамәли кыйммәткә ия була һәм сизелерлек файда китерә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, форум актуаль юнәлешләрнең киң спектрын колачлый, бу катнашучыларга заманча мәсьәләләрне комплекслы бәяләргә һәм аларны хәл итүнең оптималь инструментларын бергәләп эзләргә мөмкинлек бирә.
"Мондый алым һөнәри элемтәләрне ныгыта һәм бердәм алымнар формалаштыруга ярдәм итә. Ышанам ки, форум кырларындагы дискуссияләр һәм тәҗрибә уртаклашу безнең икътисадны - тотрыклырак, ә кешеләрнең тормышын сыйфатлырак һәм имин итәчәк яңа проектлар өчен нигез булачак", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов форумның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм профессиональ бергәлекнең мәйданчык белән кызыксынуын билгеләп үтте.
"Казан - кунакчыл, киләчәккә омтылышлы, юридик белем бирүнең күптәнге традицияләре булган шәһәр. Менә инде бишенче тапкыр ул Халыкара юридик форум мәйданчыгына әверелә, һәм бу традиция генә түгел, ә профессиональ бергәлекнең ышаныч билгесе. Биредә танылган экспертлар да, яңа гына эшли башлаган белгечләр дә эчтәлекле әңгәмә алып бара: тәҗрибә һәм яңа карашларның нәкъ менә шулай кисешүеннән көчле карарлар туа", - диде ул.
Казан мэры, Казан халыкара юридик форумы рәистәше Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, 5 ел эчендә форумда катнашучылар саны 400дән 2 меңгә кадәр арткан. Бүген форум географиясе Россиянең 74 шәһәрен һәм 30 илне колачлый. 53 сессиядә 327 эксперт чыгыш ясаячак.
Утырыш модераторы, "Право.РУ" медиапорталаынңы баш мөхәррире Борис Болтянский Россия Федерациясе Конституция суды рәисе Валерий Зорькинның сәламләвен укыды.
Пленар утырыш эшендә шулай ук Россия Юристлары ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников катнашты.