Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре көне уңаеннан котлавы.
"Кадерле һөнәр берделәре хәрәкәтендә катнашучылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез-Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре көне белән котлыйм.
Бу бәйрәм республикабызның истәлекле даталары календаренда аерым урын алып тора. 1920 елның 24 сентябрендә Казан губернасы һөнәр берлекләренең беренче съезды республика һөнәр берлекләре хәрәкәтенең аякка басуында мөһим этап була.
Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре йөз елдан артык үзләренең төп миссиясенә - хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын һәм социаль гарантияләрен яклауга тугры. Бүген һөнәр берлекләре хезмәткәрләре һәм эш бирүчеләр арасындагы конструктив диалогта ышанычлы партнер булып тора.
Татарстан һөнәр берлекләре һәрвакыт мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүдә алда бара, хезмәт шартларын яхшыртуга, хезмәт хакын күтәрүгә һәм җитештерүдә иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән төбәк программаларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда актив катнаша.
Һөнәр берлекләренең барлык әгъзаларына намуслы хезмәтләре, хезмәткәрләрнең хокукларын яклауда принципиальлекләре һәм актив гражданлык позицияләре өчен тирән рәхмәт белдерәм. Республикада социаль партнерлыкның заманча системасына нигез салган һөнәр берлекләре хәрәкәте ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм республикабыз, бөтен Россия файдасына яңа казанышлар телим!».