Татарстанның коммуналь инфраструктурасын кышкы сезонга әзерләү ахырына якынлаша. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Социаль өлкәнең барлык объектлары салкыннарга тулысынча әзер, ә 18 меңнән артык күп фатирлы йортның бары тик бишесе генә җылы бирү сезонына әзерлек паспорты алмаган. «Бүгенге көнгә җылы бирү чорын башлау турында карар Татарстанның 21 муниципалитетында кабул ителде", - дип өстәде М. Айзатуллин.
Ул ассызыклаганча, республикада аварияләрне булдырмау өчен торбалар, казаннар һәм генераторларны үз эченә алган 160 млн сумлык резерв фонды булдырылган. Моннан тыш, республикада 18 транспортта күчерерлек котельный бар, алар кирәк булганда оператив рәвештә теләсә кайсы торак пунктка китереләчәк һәм җылылык челтәрләренә тоташтырылачак.
Объектларны әзерләү һәм резервлар формалаштыру белән беррәттән, Татарстанда челтәрләрне киң колачлы яңарту бара. "Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән федераль программа белән беррәттән елына 10 млрд сумлык республика программасы да эшли. Ике программаны финанслауның гомуми күләме 12,5 млрд сумнан артып китә", - дип ассызыклады министр.
"Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү" федераль программасы буенча 2,5 млрд сумлык 17 объект яңартыла. Аларның 13е инде төгәлләнгән, ә калганнарында үтәлеш 97% тәшкил итә. Федераль программа буенча барлыгы 49 километр челтәр алыштырылачак. Ә республика программасы буенча 116 объектны яңарту каралган. Бүгенгә аларның 75ендә эшләр төгәлләнгән, ә калганнарында төгәлләү стадиясенә күчкәннәр. Бу программа буенча барлыгы 238 чакрым челтәрне алыштыру планлаштырыла. «Узган елдагы кебек үк, аерым эре блок – Түбән Кама җылылык белән тәэмин итү объектларын модернизацияләү: 2,6 млрд сумлык 43 чара", - диде М. Айзатуллин.
Республиканың Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин күп фатирлы йортның әзерлек паспорты булып та җитди проблемаларны күрергә мөмкин фактлары турында хәбәр итте. Күрсәтелгән мисаллар арасында - түбәләр, фасадлар, эчке челтәрләр һәм хәтта йортларның фундаментларына бәйле аяныч хәлләр. Әмма моңа да карамастан, бу йортларның барысы да әзерлек паспортлары алган. Спикер Татарстанның күп фатирлы йортларында яшәүчеләргә барлык мөмкин булган шикләр турында хәбәр итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
«Татэнерго», «Казэнерго» һәм "Водоканал" компанияләре вәкилләре дә киңәшмәдә катнашты, алар республикада инфраструктураны модернизацияләү турында җентекләбрәк сөйләделәр.
«Татэнерго» генераль директоры Рәүзил Хаҗиев билгеләп үткәнчә, быел соңгы елларда моңарчы күрелмәгән күләмдә эшләр башкарылган. Аерым алганда, Казанда - 22,8 километр, Чаллыда - 16 километр, Зәйдә - 2,8 километр һәм Түбән Камада берьюлы 56 километр челтәр ремонтланган.
"Хәзерге вакытта җылылык челтәрләренә 5,2 млрд сум тотылган, шуларның 2,6 млрд сумы – модернизацияләү программасы буенча. Әгәр бу программа булмаса, без челтәрләрнең 1,5%ын гына алмаштырыр идек. Хәзер исә 3%ны алмаштырдык", - дип ассызыклады Р. Хаҗиев.
"Казэнерго" генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов, үз чиратында, Татарстан башкаласында быел октябрьнең 10 еллыгы урамындагы котельныйга тулысынча реконструкция ясалуы турында сөйләде. Монда булган котельныйны сүткәннәр һәм яңа блок-модульле урнаштырганнар. Моннан тыш, шәһәрдә тугыз казан-агрегат алмаштырылган, шулай ук 17 котельный бинасы, җиде төтен чыгару җайланмасы, котельныйларның һәм үзәк җылылык пунктларының 40 берәмлек җайланмасы реконструкцияләнгән һәм капиталь ремонтланган. Гомумән алганда, җылылык челтәрләренең 14 чакрым торбаүткәргече төзелгән һәм алмаштырылган. Кулланучыларны технологик тоташтыру кысаларында тагын өч чакрым җылылык үткәргечләре төзелгән.
«Водоканал» МУП директоры Рөстәм Габделхаков Казанда салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләренең нык тузуын билгеләп үтте. Бүген ул 70%тан артык тәшкил итә һәм предприятие эшчәнлегенең төп проблемаларының берсе булып тора. 2025 елда гына да су белән тәэмин итү челтәрләрендә 1,2 меңнән артык авария булган, ә су чыгару челтәрләрендә – 189 авария.
«Тузу дәрәҗәсе югары булуга карамастан, суүткәргечтәге аварияләр саны кискен артмады һәм инде биш ел чамасы бер дәрәҗәдә кала, гәрчә эксплуатацияләнә торган челтәрләрнең озынлыгы бу чорда 220 километрга арткан булса да», – дип ассызыклады ул.
Р. Габделхаков сүзләренчә, Казанда машина юллары һәм җәяүлеләр зоналары астыннан уза торган 104 чакрым канализация коллекторлары аеруча авария хәлендә. Бу объектларны торгызу өчен 37 млрд сум күләмендә өстәмә финанслау таләп ителә.
"Республика программасы - челтәрләрне системалы яңартуның куәтле коралы һәм шәһәрне яхшырак итү өчен тагын бер мөмкинлек. Узган ел программа буенча өч канализация коллекторы һәм гомуми озынлыгы 2,5 чакрым булган бер суүткәргеч яңартылды, эшләрнең гомуми бәясе 132 млн сум тәшкил итә. Быел сумма өч тапкырга күбрәк, 4,5 км га якын проблемалы челтәр яңартыла", - диде ул.