Татарстан Рәисе Шаньдун провинциясе Губернаторы белән очрашты

23.09.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясе Губернаторы Чжоу Найсян әфәнде белән очрашты. 

Республика Рәисе провинция җитәкчелегенә Татарстан делегациясенә бай һәм файдалы программа оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрнең моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәсен билгеләп үтте, бу мөнәсәбәтләрне ул дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне төзү үрнәге дип атады. 

Татарстанга килгәндә исә, республика үз дәрәҗәсендә Россия-Кытай багланышларын үстерүгә сизелерлек өлеш кертә. Узган ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше рекордлы булган һәм 3,3 млрд доллардан артып киткән. "Соңгы елларда Кытай республика икътисадына төп чит ил инвесторына әверелде - бу күрсәткеч 20 мәртәбә артты һәм артуын дәвам итә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

Ул искәрткәнчә, Шаньдун Татарстан белән Хезмәттәшлек турындагы килешүгә 2008 елда ук кул куйган беренче провинция иде. Шул вакыттан бирле республиканың Кытайның кайбер сәнәгать компанияләре белән ныклы мөнәсәбәтләре урнашты. 

Татарстан Рәисе шулай ук бүген узган мәгариф форумы турында җентекләп сөйләде. Ул ассызыклаганча, Татарстан алдынгы индустриаль төбәк кенә түгел, ә фәнни-технологик үсеш дәрәҗәсе буенча да лидер.

«Безнең төбәкләр арасында Россия-Кытай КРУТех алдынгы технологияләр университетын булдыру - мәгариф өлкәсендә Россия - Кытай хезмәттәшлеге елларын уздыру планына кергән уникаль инициатива», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу уртак проектны белем бирү буларак кына түгел, ә барыннан да элек ике илнең технологик лидерлыгын ныгыту өчен нигез буларак каравын билгеләп үтте. 

Шаньдун провинциясе Губернаторы Рөстәм Миңнехановка хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, ике төбәк арасындагы мөнәсәбәтләр күптәнге тарихка ия, һәм аларның уңышы - турыдан-туры республика Рәисе казанышы. 

Очрашу азагында берничә килешү имзаланды:

- Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Шаньдун провинциясе Мәгариф департаменты арасында Мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум;

- Казан дәүләт энергетика университеты белән Шаньдун фән һәм техника университеты арасында Үзара аңлашу турында меморандум;

- «Шаньдун Хайспид Груп» компаниясе һәм "Алабуга" МИЗ арасында Хезмәттәшлек турында килешү;

- «Шаньдун Хайспид Груп» компаниясе һәм "Ядран" АҖ арасында Стратегик хезмәттәшлек турында килешү.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.