Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Haier Group Директорлар советы рәисе, генераль директоры Чжоу Юньцзе әфәнде белән очрашты.
Haier - Кытай Халык Республикасының дәүләт трансмилли корпорациясе. 2025 елда Haier төркеменең дөньякүләм масштабтагы кереме якынча 59,8 млрд доллар тәшкил иткән.
Кайбер тикшеренүләр нигезендә Haier көнкүреш техникасын сату буенча дөньяда 1 нче урында тора. Дөньякүләм ваклап сатуларда Haier маркалы суыткычлар өлеше - 10,4%, ә кер юу машиналары 8,4% тәшкил итә.
"Без" Хайер" корпорациясе белән булган конструктив мөнәсәбәтләргә шат. Сезнең компания инвестор гына түгел, ә Татарстанның сәнәгать гаиләсенең бер өлешенә әверелде", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, төркем җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.
Ул билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлекне дәвам итү генә түгел, ә яңа юнәлешләрне эшләтеп җибәрү дә мөһим.
Чжоу Юньцзе Татарстан Республикасы Рәисенә Шаньдунга визиты һәм шәхси очрашуы өчен рәхмәт әйтте, шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын белдерде.