Рөстәм Миңнеханов Кытайда «Шаньдун Хайспид Груп" компаниясендә булды

23.09.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда «Шаньдун Хайспид Груп» компаниясендә булды һәм аның җитәкчелеге белән очрашты.

"Шаньдун Хайспид Груп" - Кытайның транспорт инфраструктурасы секторында дәүләт инвестиция компаниясе. Моннан тыш, ул инженер-төзелеш һәм техник хезмәтләр күрсәтә, шулай ук, яңа энергетика тармагын үстерүгә аерым басым ясап, банк хезмәтләре күрсәтә.

Компаниянең дөньяның 44 илендә һәм төбәгендә 129 чит ил вәкиллеге бар. Хәзерге вакытта "Шаньдун Хайспид Груп" 9 мең 116 чакрым тизйөрешле автомагистральләрне файдалана һәм аларга идарә итә. «Бер пояс – бер юл» проекты кысаларында компания инфраструктура төзелеше буенча эре саллы халыкара проектларда актив катнаша, Кытай (Шаньдун) - Европа тимер юл экспресс-маршрутларына идарә итә, халыкара логистик коридорлар булдыруга аерым игътибар бирә.

Компания Россия белән төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне актив үстерә. Татарстан Республикасында төп партнерлар арасында «Ядран» АҖ бар.

Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелегенә «Шаньдун Хайспид Груп» эшчәнлеге турында җентекле тәкъдир итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Без „Шаньдун Хайспид“ның конструктив мөнәсәбәтләренә шат. Без киләчәктә сәүдә күләмнәрен арттырырга һәм энергетика һәм нефть химиясе продукциясе номенклатурасын киңәйтергә телибез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Партком секретаре һәм Shandong Hi speed Group Co, Ltd идарәсе рәисе, Шаньдун провинциясе Халык хөкүмәте Киңәшчесе Ван Цифэн, Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать итеп, аның республиканың икътисадый уңышында ролен билгеләп үтте һәм республика белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.