Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга, Шаньдун провинциясенә эш сәфәренә килде. Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф форумында катнашты.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кытай хезмәттәшлеге кысаларында мәгариф тармагы аерым урын алып тора. Республика югары уку йортларында Кытайдан ике меңнән артык студент укый. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов фәнни тикшеренүләр һәм гамәли эшләнмәләрнең уртак проектлары буенча актив эш алып барылмавына игътибар итте.
"Бүген без фән-мәгариф өлкәсендә ике яклы элемтәләрне үстерү юлында бик мөһим адым ясыйбыз. КРуТех - Россия-Кытай алдынгы технологияләр университетын төзү проекты - ул уникаль инициатива, аның безнең илләр арасындагы бай тарихта аналоглары юк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Элегрәк май аенда тиешле меморандумга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның КХРна рәсми визиты кысаларында имза салынган иде. Беренче этапта проект үз химаясенә Татарстаннан 11 университетны һәм Шаньдун провинциясеннән 14 югары уку йортын җыячак. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, инженер, цифрлы, биомедицина белгечлекләре һәм сәнәгать дизайны буенча уртак белем бирү программалары 2027 елга старт алачак.
Шаньдун провинциясе Губернаторы урынбасары Сунь Симинь провинциядә мәгариф системасы турында кыскача сөйләде. Ул Татарстан белән мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекнең зур потенциалга ия булуына игътибар итте, шулай ук югары уку йортлары арасында алмашуларны тирәнәйтергә һәм алмашу өчен платформалар булдырырга өндәде.
"Чын дуслык ераклыкны белми, уртак көч белән без мәгарифтә хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрәчәкбез",- дип йомгак ясады Сунь Симинь әфәнде.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ноябрь аенда Казанда узачак Россия һәм Кытай техник университетларының эре форумын игълан итте һәм Шаньдун университетларын Татарстанга чакырды.
Форум азагында Татарстан һәм Шаньдун университетлары арасында берничә килешү имзаланды.
Россия-Кытай перспектив технологияләр университеты консорциумы лидерлары Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Шаньдун университеты булачак. Белем бирү моделе икеләтә фәнни җитәкчелекне һәм ике диплом бирүне күздә тота.