Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко белән очрашты. Очрашуда республикада туризм, спорт, фән, мәгариф һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
"Туризм көне алдыннан Татарстан Республикасының Президент Владимир Владимирович Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проектында актив катнашуын билгеләп үтү мөһим. Дәүләт ярдәме чаралары нәтиҗәсендә, бердәм субсидия һәм ташламалы кредитлауны да кертеп, яңа кунакханәләр, ял базалары, акватермаль комплекслар төзелә. Бу җирле халыкка һәм кунакларга уңайлы ял итү өчен өстәмә мөмкинлекләр ачарга, шулай ук республиканың, популяр туризм юнәлешләренең берсе буларак, позициясен ныгытырга ярдәм итә. Нәтиҗә буларак - Татарстан быел гыйнвар-июль айларында туризм сәфәрләре саны буенча лидерлар бишлегенә керә", - дип белдерде Дмитрий Чернышенко.
Вице-премьер шулай ук патриотик туризм үсешенең әһәмиятен ассызыклады һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын социаль яраклаштыру өчен патриотик туризм үзәкләрен булдыруны күздә тоткан «СВОй путь» проектында катнашырга чакырды.
Спорт өлкәсендәге багланышлар турында сөйләгәндә, Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда берьюлы берничә эре объект ачылды: Футболны үстерү үзәге, Фигуралы шуу үзәге ачыл, шулай ук Уктан ату үзәге. Республика районнарында 4 футбол манежы һәм 3 боз сарае файдалануга тапшырылды. Заманча инфраструктура объектлары ярдәмендә республикада спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 67%ка җитте.
«Безгә һәр татарстанлының, яшенә карамастан, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга мөмкинлеге булуы мөһим», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Дмитрий Чернышенко шулай ук Татарстан Республикасының фән, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге актив эшен билгеләп үтте.
"Татарстан «Яшьләр һәм балалар» комплексында тулаем катнаша: "Приоритет-2030" программасында, "Алдынгы инженерлык мәктәпләре" һәм "Профессионалитет" проектлары буенча илкүләм проект чараларында. Сездә яшьләр лабораторияләре эшли, инфраструктура үсә һәм матди-техник база яңартыла. Болар барысы да, җирле халыкның тырыш хезмәте һәм активлыгы белән бергә, Татарстанга РФ субъектларының фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында тотрыклы рәвештә лидерлар өчлегенә керергә ярдәм итә", - дип өстәде вице-премьер.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россиядә яшьләр сәясәте флагманнарының берсе. Республикада 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 1 миллионнан артык кеше яши, бу халыкның дүрттән бер өлешен тәшкил итә.
Татарстан делегациясе Екатеринбургта Халыкара яшьләр фестивале – 2026да катнашты.
Татарстанда балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча бай тәҗрибә тупланган. Аерым алганда, гадәттәгечә балаларның җәйге ялы инфраструктурасын үстерүгә, яшьләрнең торак шартларын яхшыртуга һәм төрле өлкәләрдә аларның инициативаларына ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Алдынгы федераль үзәкләр һәм югары уку йортлары белән багланышлар алып барыла. Бу укытуның сыйфатын күтәрүне һәм алдынгы фәнни эшләнмәләрне интеграцияләүне ныгыта.