Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.
Очрашуда республиканың социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Торак төзелеше темпларын аерым карадылар. Сентябрь башына Татарстанда 2,8 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Республика Россия төбәкләре арасында өченче урында тора. Күп фатирлы йортлар төзү буенча үсеш узган елга караганда 43%ка арткан - 1 млн кв. метр чамасы файдалануга тапшырылган. Марат Хөснуллин ассызыклаганча, күрсәткечләр яхшы, хәзер аларны киметмәскә кирәк, бигрәк тә ШТТ буенча.
Шулай ук җылы бирү чорына әзерлек мәсьәләләре дә каралды. Планлаштырылган барлык чараларны вакытында тәмамлап кына калмыйча, торак-коммуналь хуҗалык объектларының ышанычлы эшләвен тәэмин итәргә, ягулык запасларын булдырырга, авария хәлендәге бригадаларның гамәлләрен эшләп бетерергә кирәк. Җылы бирү сезоны кешеләр өчен өзеклекләрсез узарга тиеш, дип билгеләп үтте ил вице-премьеры.
"Татарстан, минем туган төбәгем — көчле инвестицион һәм инновацион потенциаллы як. Биредә шулай ук эре халыкара чаралар уза, шул исәптән ел саен уздырыла торган «Казан-Форум» да. Оештыру дәрәҗәсе һәрвакыт югары! Төбәк командасына моның өчен рәхмәт белдерәм. Гомумән алганда, республика лаеклы темпта бара. Ышанам ки, Татарстан киләчәктә дә башка субъектлар өчен үрнәкләр арасында булачак", - диде Марат Хөснуллин.