Татарстан Hәисе Россия тимер юлларының Горький һәм Куйбышев бүлекчәләре җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

21.09.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский һәм Куйбышев тимер юлы - "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан һәм Россия тимер юллары арасында пассажирлар йөртүне һәм йөк ташуны оештыру өлешендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Республика территориясендә инфраструктура проектларын киләчәктә үстерү буенча планнар билгеләнде. Ел ахырына кадәр платформаларны модернизацияләү, заманча яктырту системасын урнаштыру һәм берничә участокта өслекләрне ремонтлау планлаштырыла.

Республика предприятиеләренә һәм йөк җибәрүчеләргә ярдәм итү чаралары аерым каралды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов.