Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Владимир Балтер белән очрашты

21.09.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Владимир Балтер белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм итү һәм аларны модернизацияләү темаларына кагылдылар.

Росагролизинг хезмәттәшлек чорында республикага 10 мең берәмлек техника җибәргән. Татарстан – бу күрсәткечкә ирешкән беренче һәм әлегә бердәнбер төбәк, дип билгеләп үтелде.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Нәфис» ДК Директорлар советы рәисе Михаил Сыровацкий катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов.