Рөстәм Миңнеханов «Бергә булу заманы» фестивалендә булды

20.09.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Бергә буу заманы» фестивалендә булдылар. «Казан» гаилә үзәге янында бу зур вакыйга булды. Мәйданчыкта 70 меңнән артык кеше бар иде. 

Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучыларны сәламләде һәм сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. "Республикада сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылып узды. Актив гражданлык позициягез өчен сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Республикабызның чәчәк атуы! Илебезнең чәчәк атуы!" - диде республика Рәисе. 

Фестиваль тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда өч көнлек тавыш бирүнең кульминациясе булды. Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар белән бер үк вакытта 50нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм республиканың 40 районында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар узды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.