Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда тавыш бирде.
Әсгать Сәфәров үзенең тавышын Татарстанның Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында бирде.
Искәртәбез, 18 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулар һәм республиканың 40 районында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына өстәмә депутатлар сайлаулар уза.
Элегрәк тавыш бирүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашкан иде.