Россиядә IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар дәвам итә. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә тавыш бирү барышын даими контрольдә тотарга кушты.
Татарстанда сайлаучыларның килүе беренче көн нәтиҗәләре буенча 36,8% тәшкил итә. Россия буенча күрсәткеч 29,6%ка җиткән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, өстенлекле бурыч - тавыш бирүнең иминлеген һәм легитимлыгын тәэмин итү. Ул барлык сайлаучыларны актив гражданлык позициясе күрсәтергә, сайлау участокларына килергә һәм җаваплы сайларга өндәде.