Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Беренче курс студентлары көне кысаларында «Яшьләр заманы» фестивалендә катнашты. Чара «Казан» гаилә үзәге янында узды.
Фестиваль мәйданчыгында шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да булдылар.
"Яшьләр заманы - Татарстанда беренче тапкыр оештырылган мультиформатлы республика фестивале. Бәйрәм программасы бер үк вакытта 9 шәһәрдә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Чистай, Зеленодольск, Лениногорск һәм Иннополиста уза.
Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучыларны сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда Беренче курс студентлары көне кысаларында чаралар уза. Бу - һәр кеше тормышында иң якты этапларның берсе, кыю идеяләр, чын дуслар һәм беренче зур җиңүләр чоры, диде республика Рәисе.
"Сезнең күбегез бүген сайлауларда беренче тапкыр катнашты. Сез зур илебез, туган республикабыз язмышы һәм үз киләчәгегез өчен тавыш бирдегез. Шунысы куанычлы, катлаулы заманда Татарстан яшьләре бердәм булып кала һәм актив тормыш позициясе күрсәтә. Сезнең энергиягез, талантыгыз һәм кыю идеяләрегез инде хәзер үк туган республикагыз һәм бөек Россия үсешенең нигезен формалаштыра. Сез һәрвакыт безнең ярдәмгә өмет итә аласыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Фестиваль мәйданчыкларында көн дәвамында яшьләр һәм студентлар оешмаларының күргәзмә зоналары, республиканың әйдәп баручы предприятиеләре катнашында карьера зоналары оештырылды. Биредә шулай ук Татарстанның социаль һәм яшьләр проектларын тәкъдир иттеләр. Аның кульминациясе студентлар коллективлары һәм популяр башкаручылар катнашында зур концерт булды.
«Яшьләр заманы» беренче фестивале республиканың 40 мең студентын берләштерде.
Белешмә өчен:
Хәзер Татарстанда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 1 миллионнан артык яшь кеше яши. Шуларның 840 меңе сайлау хокукына ия, 43 меңгә якыны быел беренче тапкыр сайлауларда тавыш бирә.