Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда тавыш бирде.
К.Маркс ур., 10 йорттагы А.Н.Туполев ис КНИТУ-КАИ бинасында урнашкан 42 нче сайлау участогына Рөстәм Миңнеханов хатыны белән килде.
Искәртәбез, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә Россиядә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар уза. Татарстанда шулай ук 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар оештырылды.
Татарстанда сайлауларны уздыруны 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада 2 млн 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.