Рөстәм Миңнеханов Казанда «Ярдәм" инклюзия үзәген ачты

17.09.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сукырлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Ярдәм» инклюзив үзәген ачуда катнашты. Бу - Россиядә бердәнбер шундый комплекс. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов катнашты.

Үзәк Казанның Серов урамында урнашкан. 3,8 мең кв. м мәйданлы өч катлы бинада күрү сәләте бозылган һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган кешеләр өчен түләүсез хезмәт күрсәтүләрнең киң спектры тәкъдим ителгән. Биредә көн саен 230лап кеше шөгыльләнә ала.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең үзәккә аеруча ихтыяҗы булуын билгеләп үтте. Ул аны төзүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Комплексны төзү инициаторы Илсур Метшин булды. Республика Рәисе Татарстан, шулай ук Мәскәү һәм Төркия белгечләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм - Помощь» хәйрия фонды эшен югары бәяләде, ул сәламәтлеге бозылган кешеләргә ярдәм итә.

Ул шулай ук Татарстанда республика һәм федераль программалар кысаларында зур эш алып барылуы турында сөйләде. Инклюзив үзәк янында бульвар төзекләндерелгән, әлеге территория янындагы 14 йортның фасадларын ремонтлау төгәлләнә. Болар барысы да территориянең йөзен үзгәртә, дип игътибар итте республика Рәисе.

«Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов ассызыклаганча, инклюзив үзәк республикада социаль хезмәт буенча яңа этап ача. «Мондый объектлар ярдәмендә, шул исәптән янәшәдәге территорияләр һәм тулаем район үсә бара", - диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов инклюзив үзәктә тудырылган шартларны карады. Беренче катта административ кабинетлар һәм аш бүлмәсе урнашкан. Икенчесендә - дәвалау физкультурасы өчен кабинетлар, 25 метрлы дүрт юллы бассейн бар. Анда коляскаларны суга төшерү өчен махсус җайланмалар урнаштырылган, аз хәрәкәтләнүчеләр өчен профильле җайланмалар урнаштырылган. Бер үк вакытта биредә 20гә якын кеше шөгыльләнә алачак.

Өченче катта күп функцияле лекцияләр залы, аппарат массажы, эрготерапия, АРТ-терапия, вак моториканы үстерү кабинетлары һ.б. урнашкан. Биредә тернәкләндерү медицинасының заманча методикалары берләштерелгән. Мисал өчен, виртуаль күнегүләр кабинетында өске һәм аскы очлыклар функцияләрен торгызу өчен биологик кире элемтә аппаратлары урнаштырылган. Шулай ук тифлокомментарийлы кинозал җиһазландырылган, бу сукырларга экранда булган хәлләрне аңларга мөмкинлек бирә. Барлык җайланамалар Россиядә җитештерелгән.

Үзәк «Игелекле Казан» шәһәр программасы кысаларында төзелгән, ул сәламәтлеге бозылган кешеләргә уңайлы тормыш шартлары тудыруга юнәлдерелгән. Төзелеш 2024 елда башланган һәм тулысынча меценатлар иганәләренә алып барылган.

Яңа объект Казанда инклюзив мохит булдыру буенча системалы эшнең дәвамы булды. Быел үзәк янында 3,9 га мәйданлы «Ярдәм" инклюзив бульвары төзелеше тәмамланган. Бу - Россиядә мондый типтагы беренче объект.

Рөстәм Миңнеханов бульварны төзекләндерүнең дүртенче чираты кысаларындагы эш нәтиҗәләрен карады. «Сибур» компаниясе ярдәмендә монда сулыкның экореабилитациясе үткәрелгән. 2,6 мең тонна су төбе катламнары җыештырылган, күлнең күләме 2 мәртәбәгә арттырылган, су кошларының яшәү урыннары сакланган һәм суны чистарту өчен су үсемлекләре утыртылган. 170 агач, 2,8 мең чәчәк һәм 1,2 мең куак утыртылган.

Күл тирәли җәяүлеләр һәм велосипед юллары, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган юллар да салынган.

Территориядә шулай ук экопавильон урнашкан, анда лекцияләр, экология дәресләре үткәрелә һәм ДЦП белән авыручы балалар өчен велосипедлар прокаты пункты эшли. Рус ишарәләр теле белән шөгыльләнү өчен зона, урам китапханәсе, аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен керү мөмкинлеге булган иҗтимагый яшелчә бакчасы булдырылган, шулай ук паркларны яктырту, мәгълүмат стендлары һәм навигация өчен трансмиттерлар урнаштырылган.


ТР Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов.