Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты

16.09.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда Татарстан митрополиясенең агымдагы эшчәнлеге, республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту өлешендә хезмәттәшлек, дини объектларны алга таба торгызу буенча уртак эш турында фикер алыштылар. 

МХОдә катнашучыларга һәм Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм итү, Татарстан мәхәлләләренең гуманитар миссиядә катнашуы мәсьәләләренә аерым тукталдылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.