Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде

27.12.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның бишенче утырышында Татарстан Республикасында эре челтәрле ваклап сату компанияләренең эшчәнлеге турында сүз барды.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республика территориясендә 25 эре челтәрле сәүдә операторы бар, шуларның 12 се азык-төлек товарлары сату белән шөгыльләнә.
Дөньякүләм финанс кризисы шартларында Татарстан Хөкүмәте челтәрле операторларга җирле товар җитештерүчеләр продукциясен сәүдә базарына мөмкин кадәр күбрәк чыгарырга тәкъдим итте. Бүген ваклап сату челтәрендә 107 республика җитештерүчесенең продукциясе күрсәтелгән (якынча 3 мең төр).
Татарстан Республикасы Премьер-министры фикеренчә, республикадагы эшләп чыгару компанияләре һәм җитештерүчеләрнең челтәрле ваклап сату операторлары белән эшләвенең үтә күренмәле схемасы төзелгән булырга тиеш. Бер яктан, республика җитештерүчеләренең продукциясе заманча таләпләргә (җитештерү технологияләре, төрү һ.б.) җавап бирергә тиеш, икенче яктан – челтәрле операторлар җирле җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итүнең кайбер шартларын – “керү” бонусларын бетерү, сатыла торган товарга уртача өстәмә хак кую, продукцияне китерүчеләр белән исәп-хисап ясау срокларын киметүне – алдан күреп эш итәргә тиеш.
“Җирле җитештерүчеләр продукциясе челтәрле ваклап сату компанияләренең сәүдә залларында лаеклы рәвештә күрсәтелергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Республикада җитештерелгән товарлар конкурентлыкка сәләтле. Моннан тыш, хәзерге шартларда без халыкка эконом-класс товарларын сатып алу мөмкинлеге тудырырга, аларның һәркем сатып ала алырлык булуын тәэмин итәргә тиешбез”.
Якындагы көннәрдә республика товар җитештерүчеләре һәм эре челтәрле ваклап сату компанияләре арасында тиешле килешүгә кул куелыр дип көтелә.
Икътисади советның бүгенге утырышында шулай ук республикадагы икътисади хәлнең торышындагы үзгәрешләр һәм федераль сәясәттә планлаштырыла торган үзгәрешләр дә каралды. Россия Икътисади үсеш министрлыгында күптән түгел булып узган (2008 елның 26 нчы декабре) киңәшмәдә каралган мәсьәләләр турында Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин сөйләде.
Ул Татарстан Республикасындагы 11 предприятиенең система барлыкка китерә торган компанияләрнең федераль исемлегенә керүен искәртте (Россия икътисады үсешенең тотрыклылыгын арттыру буенча Россия Федерациясенең Хөкүмәт комиссиясе). Болар – “Татнефть” ААҖ, “Соллерс” компаниясе, “Татэнерго” ААҖ, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, “КАМАЗ” ААҖ, “Таттелеком” ААҖ, “ВАМИН-Татарстан”, “Красный Восток-Агро”, “Алтын башак холдинг компаниясе” һ.б.
Система барлыкка китерә торган компанияләр исемлегенә керү, аерым алганда, бу предприятиеләргә кредитлаштыру (гарантияләр, процент ставкаларына субсидия бирү), салым түләүдәге бурычны реструктуризацияләү буенча дәүләт ярдәме алачагын, аларның дәүләт заказы, таможня-тарифлар өлкәсендә протекционистик чаралар күреләчәген аңлата. Исемлеккә хәзергә барлыгы илнең якынча 300 предприятиесе кергән.
Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгында шулай ук кризис шартларында икътисадка ярдәм итү чаралары турында да фикер алышу булган. Әйтик, федераль бюджеттан эш урыннары бушаган төбәкләрдә кадрларны яңадан укытуны финанслау; льготалар бирү һәм салымнарны киметү; кече бизнесны оештыру һәм үстерү өчен, административ киртәләрне юкка чыгару буенча эш алып бару күздә тотыла.
Бүген Икътисади совет утырышында докладлар белән шулай ук Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе җитәкчесе Александр Лаврентьев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте