Ләйлә Фазлыева: Татарстанның санитар-эпидемиологик хезмәте халыкның иминлеге өчен югары дәрәҗәдә профессиональлек күрсәтә

15.09.2026

15 сентябрьдә Россиядә Федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ведомство хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады. 

"Хөрмәтле санитар-эпидемиологик хезмәт хезмәткәрләре һәм ветераннары!  Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көне белән котлыйм! 

Татарстан Республикасының санитария-эпидемиология хезмәте, гасырдан артык тәҗрибәгә һәм данлы традицияләргә таянып, югары дәрәҗәдәге профессиональлек, оперативлык һәм республика халкының сәламәтлеге һәм иминлеге өчен иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә әзерлек күрсәтә. 

Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә республикада югары дәрәҗәдәге санитар-эпидемиологик иминлек саклана, заманча цифрлы хәл ителешләр кертелә, лаборатор диагностика системасы киңәйтелә, әйләнә-тирә мохит факторларын мониторинглау камилләштерелә һәм биологик иминлек ныгый. 

Сезнең эшкә бирелгәнлегегез, экстремаль шартларда эшли алуыгыз, фидакарьлегегез һәм һөнәри этикагыз тирән хөрмәткә лаек.  Хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Сез, иң яхшы традицияләрне саклап, тәҗрибәгезне яшь белгечләргә армый-талмый тапшырасыз.  

Бу бәйрәм көнендә санитария-эпидемиология хезмәтенең барлык хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, энергия, гаиләләрендә тынычлык һәм гармония, һөнәри уңышлар, яңа казанышлар һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!  

Сезнең эшегез һәрвакыт горурлык һәм канәгатьлек китерсен, һәр көн кеше күңеленең шатлыгы һәм җылысы белән тулы булсын! Татарстан Республикасының сәламәтлеген һәм иминлеген саклау буенча иң мөһим миссиягездә сезгә киләчәктә дә уңышлар телим!».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.