Бүген Казанда Җәядән ату үзәге ачылды. Тантанада Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Спорт министры Михаил Дегтярев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
"Тасма" спорт мәктәбе территориясендә яңа спорт комплексы төзелде. Махсуслаштырылган үзәк укчыларга ел буе күнегүләр ясарга мөмкинлек бирәчәк. Дәресләр өчен 96×51 м зурлыктагы зур манеж җиһазландырылган. Үзәк бер сменага 100 кешегә исәпләнгән, шул ук вакытта көненә дүрт сменага кадәр үткәрү планлаштырыла. Объектны бер елдан да кимрәк вакыт эчендә төзегәннәр.
Александр Гуцан билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казан Россиянең иң эре спорт үзәкләренең берсенә әверелде. "Биредә заманча спорт корылмалары төзелгән, халыкара дәрәҗәдәге турнирлар уздырылды. Бүген Олимпия резервы мәктәбе базасында без Россиядә иң эре Җәядән ату үзәген ачабыз. Әлеге вакыйга бу борынгы спорт төре үсешенең яңа этабын билгели. Биредә дөньякүләм дәрәҗәдәге яңа спорт йолдызлары кабыныр дип чын күңелдән ышанам", - диде РФ Генераль прокуроры.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Җәядән ату үзәген ачу - Татарстанның спорт инфраструктурасын үстерүдә тагын бер мөһим адым. Ул искәрткәнчә, 2028 елда Казан күчмә халыкларның VII Бөтендөнья уеннарын кабул итәчәк, ә җәядән ату — турнирның төп спорт дисциплиналарының берсе.
"Без массакүләм һәм профессиональ спорт өчен шартлар тудыру буенча планнарны эзлекле рәвештә гамәлгә ашырабыз. Җәядән ату - концентрация, чыдамлык һәм төгәллек таләп итә торган спорт төре, характер тәрбияли, максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәтә», — диде республика Рәисе.
Ул үзәкне төзүдә һәм җиһазлауда катнашучыларның барысына да, шулай ук мондый объектларга ихтыяҗ тудыра һәм кирәкле итә торган спортчыларга һәм тренерларга рәхмәт белдерде. "Ышанам, яңа үзәк яңа чемпионнар үсәчәк мәйданчык булачак. Барыгызга да нык сәламәтлек, спортта җиңүләр һәм яңа казанышлар телим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Михаил Дегтярев, үз чиратында, Халыкара җәядән ату федерациясе безнең илкүләм җыелма команда өчен барлык чикләүләрне бетерде, дип билгеләп үтте. "Хәзер сез, егетләр, Россия флагы астында чыгыш ясый аласыз һәм җиңүдән соң ил гимнын тыңлый аласыз, мин сезне шуның белән котлыйм!" - диде ул укчыларга.
Яңа спорт үзәгендә уңайлы чишенү бүлмәләре, тренер бүлмәләре, тренажер залы һәм административ-көнкүреш корпусы бар. Комплекс спортчылар һәм тренерлар составы өчен кирәкле барлык инфраструктура белән җиһазландырылган. Үзәкне ачу Казанда Россия чемпионатларын һәм халыкара турнирларны уздырырга мөмкинлек бирәчәк.
Искәртәбез, бүген Татарстан башкаласында Җәядән ату буенча Россия Генераль прокуроры Кубогына V бөтенроссия ярышлары старт ала.