Алексей Песошин Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән объектларда булды

13.09.2026

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Түбән Камада. Ул сәнәгать зонасында, шулай ук дошман БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән торак йортта булды. 

Карап чыкканнан соң Хөкүмәт башлыгы оператив штаб утырышын үткәрде. Хәзерге вакытта 14 кеше зыян күргән, 3 кеше хастаханәдә, калганнары амбулатор ярдәм ала. 2 кеше һәлак булган. 

Зыян күргән йортта яшәүчеләр вакытлыча урнаштыру пунктында тора. Аларга кирәкле шартлар тудырылган. Кайберләре туганнарында урнашкан. Торакка мохтаҗ 5 гаилә «Кама Артегы» балалар лагерына күчәчәк. 

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча зыян күргән торак йорт оператив рәвештә тикшереләчәк, шулай ук халык мөмкин кадәр тизрәк өйләренә кайта алсын өчен аны торгызу өчен кирәкле чаралар күреләчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.