Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында иминлек чараларын көчәйтергә кушты

12.09.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында иминлек чараларын көчәйтергә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар 18-20 сентябрьдә узачак. Рөстәм Миңнеханов сайлау комиссияләренең өзлексез эшен оештырырга һәм участокларның тавыш бирүгә әзерлеген тикшерергә чакырды.

«Электр белән тәэмин итү системасының һәм элемтә линияләренең ышанычлылыгын, транспорт чаралары белән тәэмин ителешен, шулай ук комиссия әгъзаларын ашатуны оештыруны тикшерергә кирәк", - диде республика Рәисе.

Ул ассызыклаганча, эшкә җәлеп ителгән барлык хезмәтләр сайлау участокларында һәм җәмәгать урыннарында иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча тулы чаралар күрергә тиеш.

"Республикада сайлаулар оештыру югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Иң мөһиме - нәтиҗәләрнең легитим булуы гражданнарның хакимият институтларына ышанычын тагын да ныгытуга хезмәт итәчәк», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.