Татарстан Рәисе Тукай районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты

10.09.2026

Тукай районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле актив белән очрашу үткәрде.

Район башлыгы Камил Нәҗмиев республика җитәкчелегенә яңа боз аренасы төзелеше өчен рәхмәт әйтте һәм объектның районның 50 еллыгына зур бүләк булуын билгеләп үтте. Футбол манежын ачу киләсе елга планлаштырыла.

Ул шулай ук районда урып-җыю эшләре 94%ка төгәлләнгән, сабан культуралары 36,9 мең га мәйданда җыелган, шикәр чөгендерен җыю дәвам итә, көзге чәчү төгәлләнгән, диде. Быел район 26 федераль һәм төбәк программасында катнаша.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Тукай районыннан МХО башланганнан бирле 392 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән, 450дән артык гаилә ярдәм ала.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, МХОдә катнашучыларның гаиләләре даими игътибарны һәм ярдәмне тоярга тиеш, бигрәк тә һәлак булган сугышчыларның гаиләләре.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.