Рөстәм Миңнеханов Теләче районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм активы белән очрашты

10.09.2026

Теләче районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар, предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. 

Район башлыгы Айрат Фәтхуллин социаль объектлар төзү программаларының гамәлгә ашыру турында сөйләде. Быел Теләчедә хастаханә бинасы ремонтланган, авылларда клублар, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Ул республика җитәкчелегенә кече хуҗалыкларга ярдәм программалары өчен рәхмәт әйтте. 

Рөстәм Миңнеханов башкарылган эш темпларын югары бәяләде. Агросәнәгать секторын үстерү турында сөйләгәндә, ул районда терлекләрнең баш санын һәм савымны арттыру буенча эшне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.

Аннары республика Рәисе ачык һавадагы «Татар Авылы» этнография музеен карады. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен һәм тарихын саклау максатыннан төзелгән. Биредә 1,5 гектар җирдә 19 нчы гасыр татар авылы тормышы торгызылган. Биредә 1943 елда төзелгән җил тегермәне, хәлле крестьян йорты, чүлмәкчелек бүлмәсе тәкъдим ителгән. Музыка коралларын һәм көнкүреш әйберләрен, борынгы һөнәрчелек коралларын күрергә мөмкин.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов.