Татарстан Республикасында 5811 хезмәткәргә эш хакын түләү буенча бурыч бар
26.12.2008
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында предприятиеләрнең 5811 хезмәткәргә эш хакын түләү буенча бурычы бар. Соңгы 10 көндә хезмәткәрләргә гомуми бурыч суммасы 62,8 млн. сумга киметелгән һәм 68 млн. сум тәшкил иткән. Бу турыда бүген тормыш сыйфатын яхшырту һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомстводан тыш комиссия утырышында Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең (Татарстанстат) территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов хәбәр итте.
Утырышны Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры – комиссия рәисе Равил Моратов үткәрде. Чара Татарстанның барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Валерий Кандилов хәбәр иткәнчә, эшчәнлек төрләре буенча предприятиеләрнең үз хезмәткәрләре алдындагы бурычы түбәндәгечә бүленде: авыл хуҗалыгында – 12,9 млн. сум (2075 кеше), эшкәртү сәнәгате өлкәсендә - 25,5 млн. сум, төзелештә - 26 млн. сум (1 мең кешегә бурыч), транспорт өлкәсендә - 640 мең сум.
Муниципаль берәмлекләр арасында иң зур бурыч Казанда – 32,1 млн. сум, Чистайда – 12,4 млн. сум, Яр Чаллыда – 10,3 млн. сум, Бөгелмәдә - 3,4 млн. сум, Зәйдә - 1,5 млн. сум.
Шуның белән бергә, Валерий Кандилов сүзләренә караганда, Апас, Әгерҗе, Менделеевск, Сарман районнарында хезмәткәрләргә эш хакын түләү буенча бурыч бетерелгән. Түбән Камада бурычның кимүе теркәлгән.
Гомумән алганда, Идел буе федераль округы төбәкләре буенча килеп туган хәлгә анализ ясау, 2008 елның 11 нче декабренә алынган мәгълүматлар белән чагыштырганда, бурычның артуын күрсәтә.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов республика комиссиясе әгъзаларының игътибарын түбәндәгеләргә юнәлтте: төп бурыч – кешеләр бәйрәмнәрне акчасыз каршы алмасын өчен, предприятиеләрнең үз хезмәткәрләренә бурычларын яңа елга кадәр бетерүләренә ярдәм итү.
Равил Моратовка шулай ук республикада физик затларның керемнәренә салымның (НДФЛ) җыелуын әйттеләр. Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе мәгълүматларына караганда, 2008 елның 9 ае өчен физик затлар кеременә салым буенча үсеш 134 % тәшкил иткән. Октябрьдән үсешнең кимүе күзәтелгән – 123 %, ноябрьдә - 110,6 %, декабрьдә физик затларның кеременә салымның җыелуы 83 % тәшкил иткән.
Ел буенча гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Леонид Якунин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында физик затлар кеременә салымның үсеше 124,2 % күләмендә фаразлана.
2008 елның декабрендә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе бюджет белән тулы күләмдә исәп-хисап тотмый торган предприятиеләрне ачыклау эшен башкарды, шулай ук бурычлары булган предприятиеләр исемлеген төзеде һәм аны хокук саклау органнарына җибәрде.
Утырыш барышында шулай ук “Арбитраж идарәчеләр гильдиясе” үзеннән-үзе көйләнә торган оешма” коммерцияле булмаган партнерлыгы (Татарстан Республикасы) генераль директоры Искәндәр Ихсанов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте