Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты ректоры, Россия медицина һәм фармацевтика югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, Россия урологлар җәмгыяте рәисе Петр Глыбочко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы белән Сеченов университеты арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар.
Петр Глыбочко Казанга Россия урологлар җәмгыятенең XXVI Конгрессында катнашу өчен килгән. Чара «Казан Экспо»да оештырыла.