Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Мадхья-Прадеш штатының Баш министры Мохан Ядав белән очрашты. Очрашу Дубайда ел саен үткәрелә торган Инвестицион форум кырларында узды.
Мадхья-Прадеш Һиндстанның үзәк өлешендә урнашкан һәм мәйданы буенча икенче урында тора. Бу - Һиндстанда иң эре сәнәгать һәм инженерлык үзәге. Биредә автомобиль тармагы, сәнәгать һәм автомобиль компонентлары җитештерү, фармацевтика, машина төзелеше, энергетика үсеш алган.
"Россия һәм Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр аеруча өстенлекле стратегик партнерлык характерында. Безнең илләр күпчелек глобаль һәм төбәк проблемалары буенча якын позициядә тора", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Татарстан Россия-Һиндстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә.
"Узган ел күп яктан безнең партнерлык үсеше өчен истәлекле булды. Ел ахырында Сезнең Генераль консуллык эшли башлады, ә Һиндстанда безнең вәкил эшкә кереште", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе кыскача гына республиканың икътисадый төзелеше үзенчәлекләре, сәнәгать потенциалы турында сөйләде һәм Һиндстанның эшлекле даирәләре делегациясен «TIME: Россия –Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумга чакырды, форум Казанда октябрь аенда узачак.