Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы.
"Дорогие друзья! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Бу ел Татарстан өчен аеруча әһәмиятле - без девон нефте ачылуның 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу вакыйга республика язмышын мәңгегә үзгәртте һәм сәнәгатьнең тиз үсүенә, яңа шәһәрләр төзүгә, куәтле нефть химиясен торгызуга һәм илнең иң көчле инженерлык мәктәпләренең берсен ачуга көчле этәргеч булды.
Сигез дистә ел эчендә нефтьчеләрнең һәм газчыларның берничә буыны хезмәте табигый байлыкны республиканың икътисадый үсеше нигезенә һәм Россиянең энергетика иминлегенә зур өлеш кертте. Фидакарь хезмәтләре, ныклыгы һәм туган якка мәхәббәте бүгенге казанышларның ышанычлы нигезен салган тармак ветераннарына баш иябез. Сезнең профессиональлегегез, җаваплылыгыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез бу казанышларның нигезе булды.
Бүген бу тармак киләчәккә ышаныч адымнар беләнатлый. Заманча нефть-газ сәнәгате яңа чыганакларэзләп табу белән генә чикләнми, ә югары технологияләр, цифрлы алымнар, тирән эшкәртү, экологик җаваплылык һәм даими рәвештә яңа инженерлык ысулларын эзләүне берләштерә. Татарстан илебездә алдынгы нефть-газ химиясе комплексына ия әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. Җитештерү тармагы белән фән һәм мәгариф арасындагы тыгыз бәйләнеш күп очракта бөтен тармакның үсешен билгели.
Республиканың нефть-газ комплексы предприятиеләренә аерым рәхмәт сүзләре. Саллы проектларны гамәлгә ашырып, алдынгы эшләнмәләрне кертеп һәм илнең сәнәгать потенциалын ныгытып, сез Татарстан нефтен беренче булып ачучылар традицияләрен лаеклы дәвам итәсез.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, яңа һөнәри уңышлар һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим. Сезнең хезмәтегез киләчәктә дә Татарстан Республикасының һәм бөек Ватаныбызның чәчәк атуына хезмәт итсен!
Бәйрәм котлы булсын!».