Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшь нефтьчеләр арасында һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасында катнашты. Республика Рәисен Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һөнәри осталык конкурслары яшь белгечләргә үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә, эштәге гадәттәге алымнарга яңача карарга, хезмәттәшләренең ничек эшләвен күрергә һәм иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә.
"Ышанам ки, конкурста алган тәҗрибәгез сезгә алдагы эшегездә кирәк булыр. Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм", - диде республика Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов конкурс мәйданчыкларын карады. Нефтьчеләр арасында беренче һөнәри осталык конкурсы Әлмәттә 1970 елда ук уздырыла. Быел ул 32 мәйданчыкта уза. Финалга чыгучыларның гомуми саны 436 кеше тәшкил итә.
Татарстан Рәисе скважиналарны җир асты ремонты бригадалары, нефть һәм газ чыгару буенча операторлар, медицина хезмәткәрләре, АЗС хезмәткәрләре, бораулау бригадалары, электромонтерлар һәм башка юнәлеш белгечләре арасындагы ярышларны күзәтте.