Татарстан Премьер-министрының милитарист Японияне Җиңү көне һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану уңаеннан мөрәҗәгате

03.09.2026

3 сентябрь - милитарист Японияне Җиңү һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларга мөрәҗәгать итте:

"Бүген безнең ил илебез тарихында мөһим датаны - милитарист Японияне Җиңү һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көнен билгеләп үтә. 

Кешелек тарихында миллионлаган кешенең гомерен өзгән, кеше язмышын имгәткән, меңләгән шәһәр һәм авылларны юкка чыгарган коточкыч сугыш Ерак Көнчыгышта 1945 елның 2 сентябрендә, Япониянең шартсыз капитуляциясе турындагы актка кул куелгач, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануын аңлаткан вакытта тәмамлана.

Бу көн безгә фронтларда сугышкан солдатларыбызның һәм милитарист Японияне тар-мар итүгә зур өлеш керткән тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын һәм ныклыгын искә төшерә. 

Шул фаҗигале һәм бер үк вакытта героик вакыйгаларның шаһиты булган ветераннарның батырлыкларын рәхмәт белән искә алабыз. Аларның һәрберсе - буыннан-буынга тапшырыла торган һәм безнең барыбыз өчен дә мөһим сабак булып хезмәт итүче җанлы тарих.

Без тынычлык һәм татулыкның әһәмиятен тулысынча аңлыйбыз. Һәм безнең сугышчылар махсус хәрби операция уздыру зонасында көн саен нацизсыз гадел дөньяны якынайталар.

Безнең бурыч - киләчәкне кайгырту, яшьләрне патриотизм, үз илебезгә хөрмәт һәм мәхәббәт рухында тәрбияләү. Бары тик шулай гына тарихи фаҗигаләрнең кабатлануын булдырмый калырга мөмкин»


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.