Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин Фатыйх Әмирхан урамындагы 77, 81, 83, 8 5нче һәм Маршал Чуйков урамындагы 37 нче йортларның ишегалды территорияләрендә булдылар. Ишегалды «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында яңартылган. Бу - быел Казанда төзекләндерелгән иң зур объектларның берсе.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Республика көнен һәм Шәһәр көнен зур бәйрәм мәйданчыкларында гына түгел, ә ишегалларында да билгеләп үтү инде күркәм традициягә әверелгән.
Аның сүзләренчә, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эш республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә алып барыла. Быелны да исәпкә алып, 6400дән артык ишегалды төзекләндерелгән, аларда 1,5 миллионнан артык кеше яши.
"Территорияне төзекләндерү халыкның үзләре катнашында алып барыла. Сезнең ишегалды шәһәр халкының онлайн-тавыш бирүендә җиңүче булды: сез төзекләндерү проектын эшләүдә актив катнаштыгыз, үз идеяләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне керттегез, төзелеш-монтаж эшләренең барышын тикшереп тордыгыз. Башкарылган эшнең нәтиҗәсе күз алдында: ишегалды территориясе сыйфатлы итеп төзекләндерелгән, зур балалар зонасы булдырылган, спорт мәйданчыгы яңартылган, җирле күл территориясе тәртипкә китерелгән. Җәмәгать киңлекләренең кызыклы чаралар белән тулуы, иҗтимагый тормыш һәм мәдәният үзәкләренә әверелүе мөһим», - дип ассызыклады Премьер-министр. Илсур Метшин республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе программасы кысаларында быел Казанда 420 ишегалдын төзекләндерәләр. Ачылган ишегалды тирәсендәге йортларда гына да якынча 2,3 мең кеше яши.
Аннары Алексей Песошин һәм Илсур Метшин 6 кешегә Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында таныклык тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан Николай Цыганов та бар. Ул фронтка үз теләге белән китә һәм Молдавия, Румыния һәм Венгриядә сугыша.
Аннары Алексей Песошин һәм Илсур Метшин кешеләр белән аралаштылар һәм ишегалдында тудырылган шартлар белән таныштылар. Территориянең гомуми мәйданы - 34 мең квадрат метрдан артык.
Ишегалды Идел буе халыклары әкиятләре буенча төзекләндерелгән. Рус әкиятләре геройларының агач фигуралары реставрацияләнгән. Йортның фасадында татар мифологиясендәге Су Анасы сурәте төшерелгән мурал пәйда булды. Шул ук стилистикада трансформатор будкасы бизәлгән.
Күлнең яр буе зонасын иминрәк иткәннәр. Пирсны реконструкцияләгәннәр, периметр буенча ял итү зоналары җиһазландырылган. Юллар һәм керү төркемнәре ремонтланган, 40ка якын өстәмә парковка урыны оештырылган.
Ишегалдында төрле яшьтәге балалар өчен дүрт мәйданчык барлыкка килдгән. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәйданчык җиһазландырылган.
Этләр белән шөгыльләнү һәм уеннар өчен күп дәрәҗәле конструкцияләр һәм тоннельләр булган аерым территория барлыкка килгән.
Спорт зонасына футбол кыры, воркаут өчен урам тренажерлары булган мәйданчыклар, текбол һәм өстәл теннисы өчен өстәлләр керә.
Шулай ук ишегалдында розалар, хостлар, гортензияләр һәм декоратив кыяклылар үстерелә торган иҗтимагый яшелчә бакчасы барлыкка килгән. 100 агач һәм 1000нән артык куак утыртканнар.
Ишегалды бәйрәме татар эстрадасы артистлары катнашындагы концерт белән дәвам итте. Халык алдында Россия Федерациясенең Атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады.